-5 °С
Болытлы
Районыбызда күптән түгел ачылган “Арт. Һөнәр” остаханәсендә тормыш кайный. Анда көндә диярлек осталык дәресләре үткәрелә. Шушы көннәрдә бәйләм дәресләренә йөрүче кызлар һәм апалар “Кич утыру” йоласын искә төшереп алырга булды. Бәйләм бәйләп, бергәләшеп, күңелле итеп кич утырдылар. Ахырды кайнап торган самавырдан тәмле чәй эчтеләр. “Бәйләргә өйрәнергә теләүчеләрне көтеп калабыз. Сезнең өчен безнең ишекләр һәрвакыт ачык!” – ди остаханә җитәкчесе Нәфисә Рабис кызы Гыйльметдинова.