Буранлап кар көртләре өеп, ара-тирә салкын җилләре белән бит очларын чеметеп алландырып торса да, язга күп калмады инде. Менә-менә йорт кыекларын-дагы боз сөңгеләрендә салават күперендәгедәй төсләр җемелдәшә башлар, ә ул сөңге очларыннан тамчылар да тамар. Үррәк урыннарда җирләр ачылып, беренче яз билгеләре булган үсентеләр дә баш төртергә күп сорамас. Авыл эш-чәннәре басу эшләренә соңгы әзерлек чараларын күрүне дә ашыктыра башларлар, чөнки дәррәү тотынып чәчүгә керешер мәл дә озак көттермәячәк бит… Шәһәр фатиры тәрәзәсеннән тышка карап әнә шуларны уйлап утыруы әле аның. Үтелгән гомер елларына байкау ясап, туган җиренә, халкына күп изгелекләр китерә алуына канәгатьлек хисләре били аны. Чынлап та, хәтер йомгагын сүтеп карасаң, башкарган хезмәтләре өчен һич үкенерлек түгел икән. Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, фидакарьлекләре өчен бик күп бүләкләр иясе, күкрәгендә районыбыз алдындагы казанышлар өчен билгесен горур йөртүче якташыбыз, хезмәт ветераны, тырыш хезмәте һәм җитәкчелек итү сәләте белән исеме районыбыз тарихына алтын хәрефләр белән уелган ир-узаманнарыбызның берсе Расих Мөхәммәт улы Галимов 80 яшьлек гомер үрен билгеләгәндә менә шундый кичерешләрне күз алдыннан үткәрә дә инде. Куе таллы, борма сулы Калмаш елгасы буена сыенып утырган иң зур авылларның берсе булган Иске Калмашта 1946 елның 25 февралендә дөньяга килгән ул. Кешелек тарихында иң канкойгыч алышлардан саналган Бөек Ватан сугышы тукталса да, аның илебез икътисадына китергән зыянын бетерү өчен көч һәм тырышлык таләп ителгән чорда туып үскән башка малай һәм кызлар кебек үк Расихта кечкенәдән үк авыл кешесенең хезмәтен иңнәрендә тоеп, кулдан килгәнчә үз өлешен дә кертеп үсә. Урта мәктәптә укыган елларда яшь-тәшләре кебек үк төрле колхоз эшләрендә ярдәмләшергә дә өлгерә, спорт чараларында, сыйныфтан тыш үткәрелгән һәммә чараларда да катнаша, йорт хуҗалыкларында да әти-әнисенә таяныч була. Кайсы гына авыл малае кечкенәдән атка атланмас та, киң тугайларны иңләп чапмас, аларны суда йөздереп кинәнмәс икән! Болары аңа киләчәктә дә кирәк булачак әле. Октябрят, пионер, комсомол сафларында ныклы тәрбия алган егет артабан партиянең район комитеты әгъзасы булып китәчәк, авылдашларын, якташларын зур хезмәт җиңүләренә әйдәячәк. Аттестат алып мәктәптән соң шунда ук югары үрләр эзләп китми Расих: туган авылында комсомол яшьләр оешмасын җитәкли. Барлык тармакларда актив комсомол бригадаларын оештырып, хезмәт үрләрен яуларга рухландыра, үзе дә алгы сафта була. 1965 елның көзендә ул биленә солдат каешын буып, ил сагына юнәлә. Радиотехник, хәрби машина йөртүче, комсомол комитеты әгъзасы, булдыклы кече командир булып танылуы табигый, чөнки үзенә. Вадим Соколов, БР Дәүләт Җыелышы – корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры:–Расих Мөхәммәт улы заман сулышын алдан тоеп, икътисад юнәлешләрен тоемлый белүче һәм халык хуҗалыгында иң отышлы алымнарны үзләштереп, практикага кертүче җитәкчеләрнең берсе булды. Ул җитәкләгән “Коммунизм”, “Октябрь” хуҗалыклары районда иң алдынгылар исәбендә булды, бөтен яңа агротехник алымнар, алдынгы тәҗрибә аның кул астында тәүләп куллануга алынды һәм үз нәтиҗәләрен бирде. Ул бүген без алып барган прогрессив эшчәнлекнең башлангычында торды, дип ныклап белдерә алам. Эше белән дә, кешелеклелек сыйфатлары, белеме, тәҗрибәсе белән дә ул һаман да күпләребез өчен остаз булып кала. Бүген дә күп юнәлешләрдә яңа башлангычларга керешкәндә без аның белән киңәшләшеп, эшлекле киңәш-тәкъдимнәр алабыз, аның кызыклы һәм фәһемле идеяләренә таянабыз. Сәламәтлек торышына һәм яшенә карамый, ул бүген дә заманча авыл хуҗалыгы предприятиесенә җитәкчелек итү сәләтенә ия, дияр идем мин. генә хас ныкышмалылык, чәмлелек сыйфатлары белән ул хезмәттәшләре һәм командирлар арасында да зур абруйлы була. Сержант погоннары тагып демобилизацияләнеп кайткан Расих Галимовны кабат колхозның комсомол яшьләре оеш-масы җитәкчесе итеп сайлап куялар. Ялкынлы яшьлек елларында энтузиазм бер хәл, ә менә төпле белемгә ия булу аеруча мөһим икәнлеген яхшы аңлап, ул ике елдан Башкортстан авыл хуҗалыгы институтына имтихан тота.