Новости
6 Марта , 07:00

"Бердәм Русия"нең гражданнарны кабул итү декадасы дәвам итә

Декада чикләрендә «Бердәм Русия» сәяси партиясенең урындагы иҗтимагый оешмалары халык белән очрашулары дәвам итә.

"Бердәм Русия"нең  гражданнарны кабул итү декадасы дәвам итә"Бердәм Русия"нең  гражданнарны кабул итү декадасы дәвам итә
"Бердәм Русия"нең гражданнарны кабул итү декадасы дәвам итә


Әйтеп үтәргә кирәк, декада 2013 елдан башлап ел саен партия Рәисенең барлык төбәкләрдәге кабул итү бүлмәләрендә үткәрелә һәм партиянең туган көненә багышлана. Декада кысаларында халыкны кабул итүләр районыбызда да дәвам итә. Аның чираттагы Имәнлекул авыл биләмәсендә булды.
Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсенең җаваплы сәркатибе Илмира Рамил кызы Федорова, Имәнлекул авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Розалия Лиф кызы Хафизова, муниципаль район Советы, социаль фонд, Гаилә хезмәте, муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге, “Башкиравтодор” җәмгыятенең райондагы филиалы, район үзәк дәваханәсе, волонтерлар штабы вәкилләре, махсус хәрби операция ветераннары белән эшләү буенча киңәшче катнашты. Әлеге комиссия әгъзалары берлектә халык мөрәҗәгатьләренә җавап бирде.
Кабул итүләрдә күтәрелгән мөрәҗәгатьләр торак-коммуналь хуҗалык, юлларны төзекләндерү, социаль ярдәм, мәдәни учакларны яңарту, балалар мәйданчыклары булдыру һәм башка мөһим темаларга багышланды. Төп игътибар махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннарының мәсьәләләренә һәм проблемаларына юнәлтелде. Барлык сораулар да игътибарга алынды, һәрберсе буенча аңлатмалар бирелде, аларны хәл итү өчен киләчәктә эшчәнлек итү планы билгеләнде.

"Бердәм Русия"нең  гражданнарны кабул итү декадасы дәвам итә
"Бердәм Русия"нең  гражданнарны кабул итү декадасы дәвам итә
"Бердәм Русия"нең  гражданнарны кабул итү декадасы дәвам итә
"Бердәм Русия"нең  гражданнарны кабул итү декадасы дәвам итә
"Бердәм Русия"нең  гражданнарны кабул итү декадасы дәвам итә
"Бердәм Русия"нең гражданнарны кабул итү декадасы дәвам итә
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас