Гадәттәгечә, анда сатучылар да, сатып алучылар да күп булды. Гомумрусия ярминкәләре көне чикләрендә үткән бу чарада райондашларыбыз һәм тирә-як районнардан килүчеләр шәхси хуҗалыкларында җитештергән продукцияне тәкъдим итте. Һәрвакыттагыча, эре терлек, кош-корт ите, сөт продукциясен сатучы уңган якташлар үз товарларын урнаштырган өстәлләр янында кеше өзелеп тормады да диярлек. Биредә шулай ук балның һәм умартачылык продукциясенең, туңдырылган җиләк-җимешнең, алардан эшләнгән кайнатмаларның күңелгә охшаган төрләрен сайлап алырга була иде. Күрше Кушнаренко районнан килгән эшкуар тере балык – карплар тәкъдим итте. Язгы бәйрәмгә багышланган ярминкәдә шулай ук һәр гүзәл затны сөендерерлек бүләкләр дә бар иде. Алар чагу төсләр белән балкып, сатып алучыларны ерактан ук җәлеп итеп торды. Чын мәгънәсендә кулларыннан гөлләр тамган якташларыбыз – Чакмагыштан Ирина Рәхмәтулина белән Иске Калмаштан Элина Кинҗәгулова эшләп алып килгән аларны. "Иҗат итү мөмкинлеген ачкан кул эшләре белән шөгыльләнергә бик яратам. Башта зур чәчкәләр эшли идем. Аларга заказлар да байтак булды. Хәзер инде башка төрле эшләнмәләрем дә бар. Аларның өлгеләрен интернет челтәреннән дә карыйм, аннан инде үземә охшаганча тулыландырам, өстәмәләр кертәм", – ди Ирина. Бу ярминкәгә ул төрле төсләр белән балкып торган үрелгән, чәчкәләр белән бизәлгән матур кәрзиннәр, шундый ук үрелгән, бизәлгән кошлар җимлекләре – кормушкалар, җәй көннәрендә бакчаларны бизәп торачак иминлек символы – кәрзиндәге ләкләк кошларын – аистлар тәкъдим итте. "Була бит шундый оста куллы кешеләр, яннарыннан да китми, карап кына торасы килә бу матурлыкны. Бакчаны бизәп торачак инде болар", – дип сокланып карадылар аларны сатып алучы апалар. Элина Кинҗәгулова исә бу ярминкәгә җимешләрдән, кәнфитләрдән ясалган букет-гөлләмәләр, калфаклар алып килгән. "Бу эшләнмәләрдән тыш түбәтәйләр, хатын-кызларның милли бизәвечләре – түшлекләр, алкалар, энҗе-мәрҗәннәрне кулланып сумкалар да ясыйм", – ди ул. Һөнәре буенча фармацевт булган Ирина милли бизәвечләрне эшләү өчен байтак мәгълүмат, белем үзләштерә. "Тугандаш булган башкорт-татар халыкларының милли бизәкләрендә аларның үзләренә генә хас узор-нәкышлар бар, үзенчәлекләр күп. Башта аларны өйрәнәм", – ди ул. Яшьләрнең милли мәдәниятне, мирас булып буыннарга тапшырылган иҗат өлгеләрен кызыксынып өйрәнүләре, аларны популярлаштырырга омтылуы аеруча сөендерә. Ярминкә шулай күңелле дәвам итте. Анда катнашучыларга бәйрәм кәефе бүләк итеп, чара үткән мәйданда җыр-моңнар яңгырап торды.