Шатлык белән көтеп алган Рамазан шәриф аебыз да тәмамланып килә. Бу көнгәчә тоткан руза-гыйбадәтләребез кабул булса иде. Рамазан аеның соңгы ун көнлегендә олуг бер бәйрәм кичәсе бар. Быел ул Рамазан аеның 26нчы көне – 16 мартка туры килүче Кадер кичәсе. Гарәпчә “Ләйләтүр-Кадер” – көч-кодрәт төне дип атала. Бу төндә кылган гамәлләрнең әҗер-саваплары башка кичләргә караганда бик күпкә артык. Коръән Кәримдә: “Кадер киче мең айга караганда да хәерлерәк”, – диелә. Мөселманнар бу кичнең күбрәк өлешен үткәндәге кимчелек-хаталарына тәүбә кылып, киләчәгенә Аллаһның рәхмәтен сорап уяу үткәрергә тырыша. Мөбәрәк булсын Кадер кичәсе! Мөхтәрәм кардәшләр! Рамазан аенда гает намазларына кадәр мөселман бәндәгә үзе өчен, мөмкинчелеге булса, гаилә әгъзалары, балалары өчен фитр сәдакасы тапшыру вәҗиб булыр. Быел бу сәдаканың күләме җан башына түбәндәге күләмдә дип билгеләнә: -ярлырак кешеләргә – 200 сум; -урта хәллеләргә – 800 сум; -байлар өчен – 1200 сум. Зәкят сәдакасының нисабы 940 мең сум. Фидия сәдакасының күләме 300 сум. Аллаһ Тәгалә һәркайсыбызга өстебездә булган фарыз һәм вәҗиб гамәлләрне үтәргә ярдәмен биреп, шатлык-сөенечләр белән 20 март, җомга көнендә, иртәнге сәгатьләрдә район һәм авыллар мәчетләрендә гает намазларында күрешүләребезне насыйп итсә иде. Әмин!