Барлык яңалыклар
Новости
15 март , 11:30

Эш күп, дип зарланып утырганнарны юк

15 март – Торак-коммуналь хуҗалык, халыкны көнкүреш хезмәтләндерүе хезмәткәрләре көне

Эш күп, дип зарланып утырганнарны юк
Эш күп, дип зарланып утырганнарны юк

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне – бик күпләрнең һөнәри бәйрәме, алар көн саен безнең тормышыбыз уңайлырак булсын өчен тырыша. Бу өлкәнең эшчәнлеге һәрвакыт күз алдында, аның хезмәтеннән без көн саен файдаланабыз. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре ярдәме белән безнең фатирларда су, ут һәм җылылык бар, аларның хезмәте нәтиҗәсендә җыештырылган һәм ремонтланган подъездлардан файдаланабыз, чиста тротуарлардан йөрибез, төзекләндерелгән ишегалларына чыгабыз. Торак-коммуналь хуҗалык проблемалары темасы шактый киң. Шуңа да әлеге өлкә хезмәткәрләре рәхмәт сүзләренә лаек, бигрәк тә һөнәри бәйрәмнәрен дә. Әлеге хезмәт – иң катлаулы һәм күп вазифалы системаларның берсе. Хезмәткәрләргә тормыш уңайлыкларын тәэмин итү өчен зур җаваплылык йөкләтелгән һәм хезмәтләр күрсәтү сыйфатын даими яхшырту бурычы тора. “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы идарәлеге” җәмгыяте 1943 елның гыйнварында Чакмагыш райкомхозы буларак оеша, ә 2008 елның сентябрендә «Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы идарәлеге” җәмгыяте итеп үзгәртелә. Аның эшчәнлек өлкәсе киң һәм төрле – торак фондын, предприятиеләрне, социаль-көнкүреш һәм социаль мәдәни билгеләнештәге объектларны җылылык белән тәэмин итү, җылылык челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, торак фондын эксплуатацияләү һәм карап тоту, автотрактор хезмәтләре күрсәтү, биналарны ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзекләндерү эшләре, канализация челтәрләренә хезмәт күрсәтү һәм аларны юып чыгару. Оешманың төп эшчәнлек төре – җылылык энергиясе җитештерү. Бүгенге көндә предприятие үз карамагындагы 28 оешма һәм гомуми мәйданы 63,29 мең квадрат метр булган 81 күп фатирлы йортны хезмәтләндерә. 2024-2025 елгы җылыту чоры аварияләрсез үтте. Сезон үткәч, үзәк казанлыкта һәм җылылык челтәрендә ремонт эшләре башланып, ул көзге-кышкы чорга әзерлек буенча алдан расланган планга ярашлы башкарылды. 2021 елның декабрь аенда ике блоклы газ ягып җылыту казанлыкларын файдалануга тапшыру җылылык белән тәэмин итү хезмәтләренең, бигрәктә торак фонд күрсәткәннәренең сыйфатын сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирде. Яңа казанлыкларны файдалануга тапшыру белән җылытыла торган торак фондында һәм социаль көнкүреш объектларында җылыту режимы яхшырды. Моннан тыш, соңгы берничә елда искергән җылылык тәэминаты трассаларын заманча технологияләр һәм изоляцияләү материаллары кулланып, аерым алганда, яхшыртылган пенополиуретан изоляция белән алыш тырдылар. Автопарк елдан-ел яңартыла. Яңа “ELAZ – BL” экскаватор төягече, “Скаут-4085” тракторы, “УАЗ”, “Renault Duster” автомашиналары, “LONKING” мини төягече сатып алынды. Предприятиедә бүгенге көндә оста җитәкче Рамил Камил улы Агиев кул астында 41 кеше эшли. Коллективта тәҗрибәле, стажлы эшчеләр күп. Предприятие җитәкчелегенең социаль сәясәте уңайлы һәм имин хезмәт шартлары булдыруга юнәл телгән. Предприятие штаты комплектланган, хезмәткәрләр укытылган, аттестацияләнгән. “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы идарәлеге” җәмгыяте хезмәткәрләре дус, тотрыклы коллективта эшләүнең кадерен беләләр һәм якташларының тормышын тагын да уңайлырак итү өчен бөтен көчләрен салырга әзерләр. Алар халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту юнәлешендә күпкырлы эшчәнлек алып бара, һәр йортны су, җылылык, электр белән тәэмин итүдә, шулай ук, көнкүреш калдыкларын җыюда, канализация хезмәте күрсәтүдә өзеклекләргә юл куймый, авырлыкларга карамастан, үз бурычларын намус белән үти.  Күп очракта ял көннәре белән дә исәпләшмиләр. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә район үзәге күзгә күренеп яхшыра, халыкның тормыш дәрәҗәсе күтәрелә. Киләчәктә дә коммуналь объектлар өзлексез эшләп, район үзәге халкы ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча эзмә-эзлекле эшчәнлек алып барырсыз, тармак алдында торган бурычларны уңышлы башкарырсыз, дип ышанабыз. Моннан тыш, бу тармак хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләргә гуманитар олаулар җыюда һәр даим ярдәм күрсәтеп тора. 2025 елда җылылык һәм канализация трассаларын, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтау, йорт алларын төзекләндерү, подъездларны ремонтлау буенча байтак эшләр башкарылган. Санап китсәк, гәзитебез битләрендә бу юнәлештә урын да җитмәс сыман. Берничәсен атап үтик: Чакмагыш гимназиясе, Тынычлык, Ленин урамнарының җылыту системасы, беренче микрорайон, Октябрьнең 70 еллыгы урамында канализация системалары төзекләндерелгән. Подъездларны ремонтлау һәм аларга керү группаларын төзекләндерүгә килгәндә, район үзәгенең Азатлык урамында урнашкан 6а, 10,12, Тынычлык урамындагы 19/1, Октябрьнең 70 еллыгы урамындагы 2б санлы күп фатирлы йортларны телгә алу кирәк. Монда шулай ук йорт отмосткаларын эшләү, кер элү баулары урнаштыру, чокырларны ямау, корыган агачларны кисү, тротуарларны тәртиптә тоту эшләре дә кергән. Кыш – коммуналь хезмәткәрләр өчен зур сынау чоры. Быелгы кыш карлы булу сәбәпле, бу тармак хезмәткәрләре җилкәсенә күп эш төште. Йорт алларын һәм тротуарларны кардан чистарту, йорт түбәләреннән кар-бозларны төшерү – үтә дә катлаулы, җаваплы һәм райондашларыбыз иминлеге белән бәйле эшләр. Планнарга килгәндә, 2026 ел га “Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү” федераль проекты чикләрендә Октябрьнең 70 еллыгы урамындагы җылылык тәэминаты трассасын капиталь ремонтлау күз уңында тотыла. Төбәк операторы белән берлектә район үзәгенең тагын берничә урамында җылылык тәэминаты сисетамаларын ремонтлау буенча документлар әзерләнә. Сөләйманов урамында урнашкан күпфатирлы йортларга керү урыннарын төзекләндерү планлаштырыла. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең эш күләме елдан-ел арта. Әмма эш арта, дип биредә бер вакытта да зарланып утырганнары юк. Җиң сызганып эшли уңган хезмәткәрләр. Аларны якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, уңышлар телибез!

Эш күп, дип зарланып утырганнарны юк
Эш күп, дип зарланып утырганнарны юк
Эш күп, дип зарланып утырганнарны юк
Эш күп, дип зарланып утырганнарны юк
Эш күп, дип зарланып утырганнарны юк
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас