Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр. Рамазан аеның соңгы ун көнлегендә бик кыйммәтле, мөкатдәс бер кичә бар. Ул – Кадер кичәсе. Билгеле булгуынча, бу изге кичәдә Аллаһы Тәбәракә вә Тәгалә Мөхәммәд галәйһиссәлам хәзрәтләренә Коръән иңдерә башлаган. Рамазан аеның соңгы ун көнлегендә олуг бер бәйрәм кичәсе бар. Быел ул Рамазан аеның 26нчы көне – 16 мартка туры килүче Кадер кичәсе. Гарәпчә “Ләйләтүр-Кадер” – көч-кодрәт төне дип атала. Бу төндә кылган гамәлләрнең әҗер-саваплары башка кичләргә караганда бик күпкә артык. Коръән Кәримдә: “Кадер киче мең айга караганда да хәерлерәк”, – диелә. Мөселманнар бу кичнең күбрәк өлешен үткәндәге кимчелек-хаталарына тәүбә кылып, киләчәгенә Аллаһның рәхмәтен сорап уяу үткәрергә тырыша. Мөбәрәк булсын Кадер кичәсе! Әнәс (Аллаһ аннан разый булса иде!) риваять итә. Мөбарәк Рамазан аенда Пәйгамбәребез галәйһиссәлам безгә болай дип әйтте: "Сезгә Рамазан ае килде, бу айда мең айдан да хәерлерәк булган кичә бар. Кем бу кичәдән мәхрүм булса, бөтен изгелекләрдән мәхрүм булыр. Бу кичәдән бары тик бәхетсезләр генә мәхрүм буладыр", – диде (Әхмәд бине Хәнбәл, Муснад). Кадер кичәсенең шундый билгеләре бар: ул кичә аяз була, артык суык та, эссе дә булмый, кар-яңгыр яумый, җил исми. Кадер кичәсе тын һәм нурлы була. Кадер кичәсендә йолдызлар да атылмый. Кадер кичәсеннән соң килгән көннең кояшы артык якты булмый. Ул кичәдә фәрештәләр Аллаһның рәхмәтен таратырлар, шайтан да үзенең мәкерлеген кыла алмас. Гайшә анабыз (Аллаһ аннан разый булсын!) Пәйгамбәребез галәйһиссәламнән сораган: «Йә рәсүлебез, әгәр мин Кадер кичәсенә ирешсәм, миңа ничек дога кылырга?" Аллаһның рәсүле галәйһиссәлам әйткән: «Аллаһүммә иннәкә гафуун түхиббүл гафвә фәгъфу ганни. (Әй Аллаһым, Син гафу итүче, Син гафу итәргә яратасың – гафу ит мине, гөнаһларымны ярлыка), –дип дога кыл», – диде. Аллаһы Тәгалә бөтен айларның солтаны булган мөбарәк Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, укыган тәравих намазларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне, догаларыбызны кабуллардан кылса иде. Нәфескә каршы торып, Рамазанның соңгы көннәрен игелекле гамәлләребез, нәфел гыйбадәтләре, зикерләр, тәүбәләребез белән бизик, Аллаһның рәхмәтеннән, ярлыкавыннан мәхрүм булмыйк.