Бу изге айның ахыры белән бәйле темага аныграк тукталасы килә. Ул фитыр сәдакасын тапшырга кагылышлы. Аллаһка күп мактаулар булсын, һәр елда фитыр сәдакасын тапшыручылар саны артканнан арта. Шуңа бәйле, бу хактагы сораулар да арта. Аларның иң еш очрый торганнары: “Нәрсә ул фитыр сәдакасы?” “Аны кем һәм кемнәргә, кайчан тапшырырга тиеш?” “Нигә аның күләме билгеләнгән?” “Ул ризык белән яки акчалата тапшырылырга тиешме?” һәм башкалар. Фитыр – ул Рамазан аенда түләнә торган һәм балигълык яшенә җиткән, бурычлары һәм көндәлек кирәк-ярак мохтаҗлыкларын каплаудан тыш акчасы булган һәр мөселман өчен вәҗиб булган хәер-сәдака. Ул кешенең ураза тотуына-тотмавына карамастан, тапшырылырга тиеш. Шулай ук фитыр сәдакасы кечкенә балалар өчен дә түләнә. Фитыр сәдакасының төп максаты – ураза тотканда булган хаталарны төзәтү, йомшарту, кимчелекле урыннарын җиренә җиткерү, шулай ук бәйрәм көнендә фәкыйрьләрне һәм мескен, мохтаҗларны сөендерү. Фитыр сәдакасы һәр ир-ат һәм хатын-кыз өчен мотлак тапшырылырга тиеш. Балигълык яшенә җиткән һәр өлкән кеше аны тапшыру өчен үзе җаваплы. Ир хатыны өчен, шулай ук хатын ире өчен аны мәҗбүри рәвештә тапшырырга тиеш түгел. Шулай ук әти кешенең аны балигълык яшенә кергән балалары өчен дә һәм, киресенчә, балаларның да әтиләре өчен тапшыруы мотлак түгел. Әгәр гаилә башлыгы үз теләге белән аларның һәркайсы өчен фитыр сәдакасын бирергә тели икән, һәр гаилә әгъзасыннан рөхсәт сорарга тиеш. Бу очракта ул тапшырган фитыр сәдакалары гаилә әгъзалары исеменнән кабул ителгән булып исәпләнә. Һәр өлкән кеше бу вазыйфаның башкарылуы өчен үзе җавап бирә яки гаилә башлыгыннан аның өчен дә фитыр сәдакасын тапшыруын сорый ала. Бу сәдаканы гает гамазы укылганчы тапшыру сөннәт санала. Аны шулай ук Ураза гаете көне җиткәнче дә биреп куярга була. Аны тапшыруны Гает намазына кадәр тоткарлап тору киңәш ителми. Фитыр сәдакасының күләмен Аллаһ Илчесе үзе билгеләгән. Аның билгеләве буенча сәдаканың күләме – ярты сагъ (1,75 кг.) бодай яки арпа хакы. Ә инде хәлле, зәкят түләргә тиешле кешеләр өчен ул бер сагъ (3,500 кг.) финик яки йөзем җимеше хакы күләмендә булырга тиеш. Бу сәдаканы шушы ризыклар күләмендәге акча белән дә тапшырырга рөхсәт ителә. Ризык муллыгы булган заманда акчалата түләү яхшырак та, бу акча сәдаканы алучыларның мохтаҗлыкларын капларга ярдәм итә. Ә инде ачлык заманнарында бодай, арпа яки башка ризык тапшыру хәерлерәк була. Шуңа да мөфтият ураза тотучылары ялгышмасын өчен, һәр елда фитыр сәдакасының күләмен шушы ризыклар хакына нигезләнеп билгели. Бодай, арпа хакын исәпкә алып, быел фитыр сәдакасы күләме 200 сум дип игълан ителде. Ә инде зәкят түләү мәҗбүри булган хәлле кешеләр өчен аның күләме финик һәм йөзем хакына ярашлы, 1200 сум була. Фитыр сәдакасы бары тик мескен һәм ярлы, мохтаҗларга гына тапшырыла. Әгәр ул мәчеттә җыела икән – нәкъ менә шушы максат белән генә, ярлыларга тапшыру өчен генә туплана. Фитыр сәдакасын мәчет төзү, Аллаһ йортына күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр, күперләр һәм юллар салу кебек башка төрле гамәлләр өчен файдаланырга ярамый. Аллаһ Тәгалә фитыр сәдакаларыбызны кабул итсен һәм үзенең рәхим-шәфкате белән бүләкләсен иде. Әмиин.