0 °С
Болытлы
Махсус хәрби операциядә катнашучы алгы сызыктагы яугирләребезгә ярдәм йөзеннән оештырылган республика проекты кысаларында узган әлеге чарага яшь армиячеләр, «Шәйморатов сыйныфы” мәктәп укучылары һәм, гомумән, ватанпәрвәр райондашларыбыз җыелды. Тамашачылар өчен яугирләребезнең каһарманлыгы һәм батырлыкларына дан җырлаган Ватан, тынычлык, батырлык гаилә һәм мәхәббәт турында җырлар башкарылды. Чыгышлар хәрби кинохроника кадрлары һәм видеоязмалар белән озатылып барды.