ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
18 март , 04:50

Рөстәм Нәбиев Эверестка менәргә әзерләнә

2015 елда Омскида казарма ишелгәндә аякларын югалткан ике миллионлык аудиторияле танылган блогер, якташыбыз  Рөстәм Нәбиев планетаның иң биек ноктасы — Эверест тавын яуларга җыена.

Рөстәм Нәбиев Эверестка менәргә әзерләнәРөстәм Нәбиев Эверестка менәргә әзерләнә
Рөстәм Нәбиев Эверестка менәргә әзерләнә

Рөстәм сүзләренчә, ул озак вакыт тауга менүнең булачагын белмәгән, чөнки иганәчеләр булмаган. Күптән түгел экспедицияне Халыкара бокс ассоциациясе иганә итәчәге билгеле булган. - Алда бик зур эш тора, хщвефсезлек һәм нәтиҗәләргә бәйле йөзләгән детальләрне уйларга кирәк. Мин бик яхшы аңлыйм: биеклектә хаталар кичерелми. Теләсә нинди авыру сиңа каршы уйный ала. Мин йогынты ясый алмаган нәрсәләр дә бар: һава торышы, кар көртләре, тауларның объектив куркынычлары. Ләкин мин үз сәламәтлегемә йогынты ясарга тиеш. Мин аңа 100% ышанырга тиеш. Шуңа күрә хәзер төп фокус-тернәкләнү, дәвалану. Организмны алда көткән йөкләнешләргә әзерләргә”, – ди Рөстәм.  2020 елда Эльбруска күтәрелгән Рөстәм алты елдан соң үз карашын планетаның иң югары ноктасына юнәлдерер дип кем уйлаган. Хәзер блогер актив рәвештә тауга күтәрелергә әзерләнә - ул физик йөкләнеш өстәгән, медицина тикшерүе уза, шулай ук Эверест буенча күзәтүләр карый. Аның сүзләренчә, һәр менү алдыннан ул теге яки бу участокларны ничек үтәргә икәнен аңлау өчен тауны алдан өйрәнә.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас