Бу көнне Хәйдәр Арыслан улы Вәлиев муниципаль район хакимиятенең зур утырышлар залында очрашу уздырды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, муниципаль хезмәткәрләр катнашты. Моннан тыш сәфәр кысаларында Башкортстан аграр-технология колледжы филиалы базасында студентлар өчен конституция законнары нигезләре буенча мәгърифәтчелек лекцияләре оештырылды, гимназия, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен «Конституция белгечләре» интеллектуаль проекты буенча викториналар оештырылды. Муниципаль район хакимиятендә узган очрашуда Хәйдәр Арслан улы Вәлиев конституция законнары нигезләре, аларны тәэмин итү мәсьәләләре һәм Конституцион совет эшчәнлегенең актуаль юнәлешләре турында сөйләде. “Җирле үзидарә органы гражданнарның конституцион хокукларын тормышка ашыруда һәм тәэмин итүдә мөһим звено булып тора. Җирле үзидарәнең мөстәкыйльлеген танып һәм гарантияләп, шул исәптән урындагы әһәмияттәге мәсьәләләрне норматив җайга салуда да, ул вакытта республика Конституциясе төбәк хокукый киңлекнең бердәмлеге принцибын тайпылышсыз үтәүне таләп итә”, – дип билгеләп үтте Башкортостан Республикасы Конституция советы җитәкчесе үз чыгышында. Хәйдәр Арыслан улы шулай ук очрашуга әзерлекнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте һәм муниципаль район хакимияте башлыгына Башкортстан Республикасы Конституция советының күчмә чарасын үткәрүдә актив хезмәттәшлек итүе өчен рәхмщт белдереп, Рәхмәт хаты тапшырды. Чара Башкортстан аграр-технология колледжында дәвам итте, анда укучылар һәм педагоглар өчен конституцион закон нигезләре турында мәгърифәтчелек лекциясе үткәрелде. Хәйдәр Вәлиев үз чыгышында яшь гражданнарга Конституция советының ничек эшләве, Конституцияне хокукый саклау һәм һәр гражданнарың республикада конституция законнарын ныгытуда ничек катнаша алуы турында сөйләде. Студентларга аңлаешлы мисалларда республиканың төп законының һәр гражданның тормышына ничек йогынты ясавы күрсәтелде. Конституция советы рәисе шулай ук студентларга Башкортстан Республикасы Конституциясенең презентация басмаларын тапшырды.