Барлык яңалыклар
Новости
20 март , 09:00

Район тарихында тирән эзле

Булдыклы җитәкче, актив җәмәгатьче, күренекле якташыбыз Дамир Мөхәммәт улы Мостафинга 75 яшь тулыр иде

Район тарихында тирән эзле
Район тарихында тирән эзле

Республикабызда әйдәүче төбәк буларак билгеле Чакмагыш районын яңа казанышларга әйдәгән, төрле тармаклардагы күркәм традицияләрне үстергән һәм ныгыткан, яңа сулыш өргән булдыклы җитәкчеләр арасында Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, икътисад фәннәре кандидаты, районыбызның шәрәфле шәхесе Дамир Мөхәммәт улы Мостафин да бар. Шушы көннәрдә аның тууына 75 ел билгеләп үтелә. Таскаклы авылында балалар йортын җитәкләгән, артабан районыбызда иң алдынгы хуҗалыкларның берсенең рәисе булып танылачак фронтовик яугир Мөхәммәт Ибраһим улы белән искиткеч оста, кешелекле педагог Наирә Сәетмәгърүф кызы Мостафиннар гаиләсен дә 1951 елның 20 мартында дөньяга килгән ул. Биредә башлангыч мәктәп тәмамлагач, әтисен хуҗалык рәисе итеп тәгаенләгәннән соң Тозлыкуш сигезъ еллык мәктәбендә уку алдынгысы, активист булып таныла. Урта белемне ул Чакмагышка йөреп ала, анда да үзен төрле яклап булдыклы укучы итеп таныта. Тормышын туган җиренә игелекле хезмәт китерүче итеп күзаллаган ныкышмалы егеткә үзе сайлаган агроном һөнәренә ия булу өчен Башкортстан дәүләт авыл хуҗалыгы институтына укырга керү авырлык тудырмый. Яхшы белемле, зирәк якташы быз, керү имтиханнарын уңышлы тапшырып, студентлар сафына баса. Тырышлыгы, күпне белергә омтылышы белән ул иптәшләре арасында да, укытучылары алдында да олы абруйга ия була. Дипломлы яшь белгечне Шаран районы авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы итеп тәгаенләүләре дә тиккә генә түгел – аның кебек тиз отып ала торган, яңалыклардан оста файдалана белүче яшь кадрлар һәммә җирдә кирәк була. Шушы вазыйфаны ул 1973 1981 елларда – тугыз елга якын намус белән башкарып, бай тәҗрибә туплый, хөрмәт-ихтирам яулый. Илебез башкаласында шаулап-гөрләп Олимпиада үткән 1980 елда ул табибә кыз Гөлшат Әнвәр кызы белән тормышын бәйли, саф мәхәббәт белән сугарылган 39 елга сузылган матур тормыш юлын үтә алар. Ул чакта яшь кадрларны партия кая кушса – шунда җибәрәләр иде. Дамир Мөхәммәт улын да туган районыбызга – авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигының мал азыгы җитештерү буенча урынбасары итеп күчерәләр. Тагын бер елдан КПСС-ның Чакмагыш район комитетының авыл хуҗалыгы мөдире камытын кидерәләр. Бу чорда авыл хуҗалыгында интенсив технологияләр нигезендә иген игү, терлекчелек продукциясе җитештерү буенча зур уңышлар яулана, нефтьчеләр һәм сәнәгать предприятиеләре зур күтәрелеш мәлен кичерә. Авыллар инфраструктурасы үсешә, хуҗалыклар, оешма учреждениеләр рекордлы үрләр яулый. Боларда, әлбәттә, ул чактагы КПССның район комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире Дамир Мостафинның да өлеше шактый зур булуы бәхәссез. Бай тәҗрибәле, оста оештыручы сәләтенә ия Дамир Мөхәммәт улын 1986 елның мартында халык депутатларының Чакмагыш район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлап куялар. Әлбәттә, үзгәртеп кору һәм тизләнеш дигән яңа агымнар заманында совет партия корылышы тәгълиматларыннан читләшүгә юл куймау, үзгәрә барган шартларда имин тормыш, агымдагы җитештерү эшчәнлеген үзбиеклегендә тәэмин итү хакына нәкъ менә аның кебек тәҗрибәле җитәкчеләргә генә таяныла. Ә Дамир Мөхәммәт улы һичкайчан сынатмый, җаваплылыктан тай пылмый, киресенчә, халык арасында була, төрле дәрәҗә җитәкчеләр белән уртак тел табып, районыбызның эзмә эзлекле үсешен тәэмин итүгә ирешә дә. Хуҗалыклар, оешма учреждениеләрнең һәммәсе дә эшли, көндәлек тормыш дәвам итә, боларның барысы да – тырыш җитәкчеләрнең бердәм командага тупланып эшләве нәтиҗәсе. Дәүләт корылышы үзгәргән мәлдә дә Дамир Мостафин үзенә генә хас ныклык, эзмә-эзлеклелек белән районыбызда имин эшчәнлек оештыруны тәэмин итә, гамәлдә район җитәкчесе була. Шуңа да 1992 елның мартында аңа һич икеләнмичә район Советы рәисе белән беррәттән район хакимияте башлыгы вазыйфасын да ышанып йөкләтәләр. Республикабызның ул чактагы җитәкчелеге белән тыгыз хезмәттәшлектә дистә елдан артык – 2003 елның июленә кадәр ул районыбыз җитәкчесе була. Күчеш чорының барлык кытыршылыклары-авырлыклары аны чыныктырды гына. Бердәм команда туплап, күмәк хуҗалыкларны саклап калып, оешма-учреждениеләрнең зур күпчелегенең таралуына юл куймыйча эшләп, районыбызны республикада алдынгылар исәбендә алып бару өчен күпме йокысыз төннәр, күпме хәстәрлекләр кичерелгәнен бүген хәтерләргә генә кала. Бердәм илебез берничә дәүләткә таркалып, күп мәшәкатьләр, авырлыклар барлыкка килгән чорда да авыл хуҗалыгын һәм сәнәгать предприятиеләрен эшләтә алу гына түгел, ә күркәм казанышларга ирешү өчен дә күпме осталык, тырышлык таләп ителә әле! Бу чорда да Чакмагышта төзелешләр алып барыла, җитештерү объектлары гына түгел, социаль-мәдәни көнкүреш тәгаенләнештәгеләре дә күп күтәрелә һәм сафка кертелә. Республикага үрнәк итеп куярлык уңышлар яулана, хуҗалык итүнең яңа алымнары үстерелә, авылларга газүткәр гечләр сузыла, объектлар гына түгел, торак йортлар да газ челтәренә тоташтырыла. Ул чорда күп талантлы җитәкчеләр үстерелә, юллар төзелә, басулар да уңдырышлылыкны күтәрү чаралары күрелә, яңа фермалар салына, мәдәният объектлары, мәктәпләр, сәүдә-хезмәтләндерү оешмалары төзелә һәм сафка кертелә. Алдынгы тәҗрибә уртаклашу җәһәтендә районыбызда күп төрле семинар-киңәшмәләр үткәрелә. Тынгысыз җитәкче Дамир Мөхәммәт улы әнә шулай бар тырышлыгын, осталыгын туган җире безне данлауга, аның мәртәбәсен арттыруга юнәлтә. 2003 елның июль аенда аны Башкортстан Республикасы хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары итеп тәгаенлиләр. Яңа вазый фада да үзен булдыклы хезмәткәр итеп таныта талантлы җитәкче, бөтен тырышлыгын, оештыручы сәләтен эшкә куша. Хаклы ялга инде Йоматау авыл хуҗалыгы колледжы директоры вазыйфасыннан китә. Анда да тик утыруны белми әле: гомеренең соңгы көннәренәчә башкалада коммерция структураларының берсендә уңышлы эшкуарлык эшчәнлеге белән мәшгуль була. Тырыш хезмәте лаеклы бәһаланды аның: күпъеллык намуслы эшчәнлеге өчен төрле ведомстволарның Почет һәм Мактау грамоталары, күкрәккә тагыла торган билгеләре, медальләр иясе үзе. Башкортстан Республикасының һәм артабан Русия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән югары исемнәргә дә иреште. Якташлары аның күкрәгенә “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы алдындагы казанышлар өчен” билгесен тагу да – эшчәнлеген күрә-бәһалый белүләре күр сәткече. Берничә чакырылыш рәттән район Советы депутаты булып сайлануы, ике дистә еллап район Советын җитәкләве дә үзенә булган халык ышанычы чагылышы һәм ул бу ышанычны лаеклы аклады да. Даими рәвештә белемен арттыра барып, ул 2002 елда үзе белем алган Башкортстан дәүләт аграр университетында икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәгә диссертация яклады. Яшьлек таңында бер-берсен яратышып кавышкан сөекле тормыш юлдашы – Башкортстанның атказанган табибәсе Гөлшат Әнвәр кызы белән 39 елдан артык матур тормыш кичереп тә күпләргә үрнәк булды алар. Тату гаиләдә үскән кызлары Ләйсән башкалабызда җитәкче вазыйфада эшли. Тормыш юлдашы — Уфада уңышлы эшкуар. Дамир Мөхәммәт улы Мостафин – бөтен көчен, булмышын, сәләтен туган җиренә игелекле хезмәткә багышлаган кеше. Үзенең дәвамчылары эшчәнлегенә дә сөенеп бетә ал мады: Чакмагыш игенчеләре, терлекчеләре, мәгариф, мәдәният әһелләре, башка тармаклар вәкилләре – барысы да бербөтен булып эшләп, республикада иң алдынгы позициядән чигенмиләр, күрсәткечләрне елдан-ел арттыра гына баралар. Ул салган изге орлыклар дөрес шытым биргән, димәк. Район үзәгендә дә, башка авылларда да зур төзелешләр дәвам итә, кешеләрнең тормыш көнкүреш шартлары яхшыра, мул уңыш үстерелә, сөт һәм ит җитештерү күләмнәре дә югарыга үрли бара. Булдыклы якташыбызның олы йөрәге 72 яшендә 2023 елның 24 июнендә мәңгелеккә тукта ды. Олы хөрмәт белән ул әти әнисенең туган авылы зиратында – Каргалы авылында кадерлеләре янәшәсендә җирләнде. Хушлашу сүзендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев аның 17 ел дәвамында баш карган эшләрен район тармагында тирән эзле, дип белдер де: “Дамир Мөхәммәт улының югары һөнәри осталыгы аркасында авыл хуҗалыгында зур уңышларга ирешелде, заманча технологияләр кертелде. Районыбыз шул чорлардан алып бүгенгәчә бөртеклеләр уңышлы җыеп алу һәм сөт җитештерү күләмнәре буенча лидер булып кала. Ул икътисадны, эш куарлык хәрәкәтен, социаль өлкәне, мәдәният, мәгариф һәм спортны үстерүгә дә зур көч салды, – дип билгеләп үтте. – Ул эшләгән чорда күп авылларда мәктәпләр, балалар бакчалары, фельдшер-акушерлык пунктлары, дәваханә корпусы, мәчетләр, мәдәният йортлары, фермалар, физкультура-савыктыру комплексы, приют төзелде, кирпеч заводы эшли башлады. Мин эшчәнлегемне районыбыз хакимиятендә Дамир Мөхәммәт улы җитәкчелегендә аның икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары вазыйфасында башлавыма чиксез горурланам һәм үземне бәхетле кеше, димен. Ул кешеләр белән гади аралаша белде, туган җиребезне чиксез яратты. Нинди генә хәлләрдә дә ул изгелекле, кешелекле кеше булып кала белде”. Булдыклы җитәкче, искиткеч яхшы күңелле кеше булып саклана ул күпчелек райондашларыбыз күңелендә. Андыйларны онытырга хакыбыз юк.

Автор: Фанис Амирханов
Читайте нас