Барлык яңалыклар
Новости
20 март , 14:05

Рухи пакьлык, сафлыкка ирешеп

Имәнлекул авыл биләмәсенең Югары Аташ авылы мөселманнары да биредәге мәчеттә ураза ае тәмамлануны белдергән гает бәйрәменә җыелды

Рухи пакьлык, сафлыкка ирешеп
Рухи пакьлык, сафлыкка ирешеп

Гает намазы имам- хатиб Рамил хәзрәт Шәрәфетдинов җитәкчелегендә укылды. Артабан фәһемле вәгазендә Рамил Хәнәфи улы мөселман әдәбе, мәңгелек кыйммәтләр, җәмгыятьтә үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, дини тәгьлиматларның дәүләт сәясәте белән тәңгәллегенә мисаллар китерде, һәммәсен дә изгелеккә өндәде. Авыл биләмәсе башлыгы Розалия Лиф кызы Хафизова, муниципаль район хакимияте вәкиле Фәнис Фидан улы Әмирханов чарада катнашучыларга тәбрикләү сүзләре, изге теләкләр җиткерделәр. Дустанә аралашу, ихлас әңгәмә бәйрәм табыны артында да дәвам итте. Хуш исле тәмле пылау, башка ризыклар һәм тәм-томнарны әзерләгән юмарт авылдашларына изге теләкләр юлладылар. ( Тулырак "Игенче" гәзитендә укырсыз).

Рухи пакьлык, сафлыкка ирешеп
Рухи пакьлык, сафлыкка ирешеп
Рухи пакьлык, сафлыкка ирешеп
Рухи пакьлык, сафлыкка ирешеп
Рухи пакьлык, сафлыкка ирешеп
Рухи пакьлык, сафлыкка ирешеп
Рухи пакьлык, сафлыкка ирешеп
Автор: Фанис Амирханов
Читайте нас