+3 °С
Болытлы
Аның хәтер сандыгында никадәр җыр, мәкаль, бәет, мөнәҗәт... Моның шулай булуын Ураза гаете алдыннан район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, Марис Нәзиров исемендәге “Чакмагыш чаткылары” әдәби иҗат берләшмәсе талантлары, “Мостафа” мәчетенең мөслимәләр советы әгъзалары катнашлыгында узган иң борынгы жанрларның берсе – мөнәҗәтләргә багышланган “Рухи мирасыбыз – мөнәҗәтләр” дип исемләнгән фольклор бәйрәме раслады. Чарага шушы тема буенча эчтәлекле китап күргәзмәсе дә әзерләнде. Бу хакта тулырак – киләсе санда.