Барлык яңалыклар
Новости
23 март , 09:40

Ташкыннарны бәла-казаларсыз үткәрергә

Быел карның артык күп явуы аркасында язгы ташу көчле булырга охшаган. Белгечләр язның көтелмәгән хәлләр белән килү ихтималлыгына фаразлый.

Ташкыннарны  бәла-казаларсыз үткәрергә
Ташкыннарны бәла-казаларсыз үткәрергә

 Һава температурасы даими күтәрелә башлавы райондашларыбызга яңа мәшәкатьләр өсти: ташкыннар вакыты җитә. 16 мартта  Бәшир авыл биләмәсенең Яңа Йомран авылында муниципаль район хакимиятенең гадәттән тыш хәлләргә каршы көрәш буенча комиссиясе белән берлектә авыл халкы җыены уздырылды. Ул язгы ташкын вакытында гадәттә су баса торган урынга чыгып үткәрелде. Анда муниципаль район хакимиятен башлыгының урынбасарлары, Бәшир авыл биләмәсе хакимияте җитәкчелеге, район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре, авыл халкы катнашты. Очрашу вакытында авыл биләмәсендә тәүлек әйләнәсенә дежурлык оештырылу, су басу хәвефе янаган урыннарда, объектларда нинди эшчәнлек алып барылачагы турында сүз барды. Яңа Йомран авылы Чәрмәсән елгасы бөгелешендә урнашканлыктан, һәр яз, боз тыгыннары хасил булу аркасында, су ярлардан ташып чыга һәм Гыйззәтуллин исемендәге урамның иң түбәнге өлешен баса. Ташкын вакытында авылда яшәүчеләрнең һәм аларның ихата-кураларының, мал-туарларының иминлеген тәэмин итү өчен һәр ел тырышлык салына. Быел да Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә аңлату эшләре үткәрелде. Су күтәрелә башлау белән хәвефле урыннардан хуҗалыклардан терлек-туар, кош-кортны вакытлыча башка урынга чыгарып урнаштырып тору өчен урын әзерләнгән. Урамнар караңгы вакытта өзлексез рәвештә яктыртылып торачак.  Табигать касафатын алдан тоемлап бетереп булмаса да, аңа ныклап әзерләнәләр: техника, ягулык хәстәрлиләр, көймәдә хәвефсез йөзү күнекмәләре үткәрәләр. Көчле ташкын мәлендә халыкны эвакуацияләү өчен барлык уңайлыклар белән урын булдырыла.

Ташкыннарны  бәла-казаларсыз үткәрергә
Ташкыннарны  бәла-казаларсыз үткәрергә
Ташкыннарны  бәла-казаларсыз үткәрергә
Ташкыннарны  бәла-казаларсыз үткәрергә
Ташкыннарны  бәла-казаларсыз үткәрергә
Ташкыннарны  бәла-казаларсыз үткәрергә
Ташкыннарны  бәла-казаларсыз үткәрергә
Ташкыннарны  бәла-казаларсыз үткәрергә
Ташкыннарны бәла-казаларсыз үткәрергә
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас