ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
26 март , 05:30

Ныклы рухлы әти-әнием белән горурланам

Башкортстаныбыз Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның агымдагы елны Зур һәм тату гаилә елы итеп игълан итүен республикабыз халкы бердәм күтәреп алды. Әйе, халкыбыздагы традицион гадәт – күп  балалы һәм берничә буын вәкилләрен берләштерүче гаиләләр төбәгебез бренды булып әйләнеп кайтырга тиеш,  минемчә.

Ныклы рухлы әти-әнием белән горурланамНыклы рухлы әти-әнием белән горурланам
Ныклы рухлы әти-әнием белән горурланам

Ничек кенә булмасын, гаиләләр тулы һәм кимендә өчәр генә булса да сабый үстерсә, бик яхшы булачак. Чөнки күп балалар үскән гаиләләрдә дуслык туганлык, бер-берең өчен өзелеп тору кебек төшенчәләрнең үзәктә булуы беркемгә дәсер түгел. Авырлыклар килсә дә, шатлыкларны да берләшеп уртаклашып, киртәләрне кыю җиңеп булуы – гасырлар дәвамында килгән хакыйкать. Мин моны үзем үскән гаилә, бигрәк тә тормыш киртәләрен кыю җиңә белеп тату гомер кичергән, инде бакый дөньяга күчкән сөекле әти-әнием мисалында исбатлап үтәсем килә. Яңа Каръяуды авылында 1914 елда дөньяга килгән әтием Камалетдин Мифтахетдин улы Шаһапов ярлы гаиләдәге балаларның өченчесе булган. Зиһене ачык, күп нәрсәләрне бер күрүдән отып алучан үсмер авыл мәдрәсәсендә заманына күрә шактый мәгълүматлы шәкерт була. Совет мәктәбе оештырылгачта күп фәннәрдән, бигрәктә арифметикадан яхшы өлгереше белән аерылып тора. Әмма гаиләдәге матди кысынкылык ул чакта дүрт башлангыч сыйныфтан артык укырга мөмкинлек бирми, өстәвенә үзеннән кече игез туганнарын карашырга да туры килә. Кече яшьтән эштә чыныгып үсеп, ул күп һөнәрләр үзләштерә, үзаллы дөнья көтәрлек тәрбия ала. Солдат хезмәтен ул ерак көнчыгышта – Япония чигендә үтә, өч ел ир-егетлек бурычын үтәп кайткач, колхозда тракторчы булып эшләп алып китә. Дөнья күреп кайткан яшь егетнең күзе авылдашы Васби Камал Миңнегалим кызына төшә. Хәлле гаиләдә үскән чибәр, эшчән кыз ул мәлдә үтә дә авыр хәлләр кичерә: әти-әнисен кулак итеп, бар мөлкәтләрен, мал туарларын, ашлыкларын тартып алалар, гаилә исә төрле җәберләүләргә дучар ителә. Шулай да төшенкелеккә бирелмиләр, күмәк хуҗалыкта тырышып эшлиләр дә. 1939 елның җәй уртасында никахлашып гаилә корып яши башлаганда әтиемә 25, әниемә 22 яшь була. Никах мәлендә картәнием Сәхибкамал, өч буын туганлыкларын искә алып тырмы, ризалык бирми, тормышларының авырлыклар белән тулы булачагын күзаллагандыр, күрәсең. Шулай килеп чыга да. Яшь гаилә Урта Азия якларына – Таҗикстанга барып урнаша. Мамык җыю комбайнын йөрткән әтием белән әлеге чималны җыючы әниемнең биредә тәүге балалары туып, ун ае тулар тулмас гүр иясе була. Ул мәлдә биредә кан чире көчле таралган була шул. Әти-әнием Түбәнге Тагил шәһәренә күчеп китәләр. Тимер юл хуҗалыгына гаилә башлыгы мастер, җәмәгате юл ремонтлау эшчесе булып урнашалар. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтиемне бронь буенча фронтка җибәрмиләр, чөнки андый һөнәр ияләре тылда да бик кирәкле була. 1943 елның 13 феврале гаилә өчен кара көн булып кала: бу көнне бәхетсезлеккә юлыгып, әтиемнең ике аягы да өзелә. Әнием дәваханәгә барып кергәндә ул һушсыз яткан була һәм комадагы хәле өч айга сузыла. Ике арада йөгереп йөреп, әнинең бәби табар вакыты җиткәне сизелми дә кала. Равил абыем дөньяга килгәндә әтиемнең хәле берара җайга керә. Ярты еллап дәваханә койкасыннан соң әнием аны өйгә алып кайтып, сабый урынына тәрбияли башлый. Әкренләп тернәкләнеп, бала тотып утыра башлагач, алар туган ягыбызга кайтырга карар итәләр. Туплаган бөтен мөлкәтләрен калдырып, юлга вак-төяк, бала төргәкләре генә алып, мең михнәт белән кайтып егылалар. Әни колхозда эшли, әкренләп мал-туарга ия булалар, тормышлары җайга салына башлый. Сәламәтлеге борчыган әтиемә Уфа дәваханәсендә яңа операция кичерергә туры килә, анда да төшенкелеккә бирелми. Кулыннан килгәнчә колхозда да эшли, буш вакытларында пима баса, төпли, мич чыгара, балта эшенә дә оста була үзе. Гаилә дә тупылдашып тагын ике малай дөньяга килә, ә әтиемнең кыз бала үстерәсе дә килә. Ба калыга колхоз йомышы белән барганда урындагы гәзиттә алдынгы савучы турындагы сурәтләмәне укыгач, туасы кызының да Зөлфә исемле булуын тели, хәтта бу исемне арба тәртәсенә уеп язып ук куя. Ходай бүләге булып мин туганмын һәм әлеге исемгә ия булганмын. Ике аягы да булмаган иптәшенә тугрылык саклаган, алай гына да түгел, дүрт ул һәм ике кыз табып үстергән әниемнең рух ныклыгына әле дә сокланып бетә алмыйм. Бүген исә таза-сау ирне дә санламыйча гаиләләрен таркатучы хатын-кызларны күрсә, нәрсә дияр иде икән ул?! Авыр тормыш көтәбез, дип бала тудырырга ашыгып бармаган, я булмаса бер-ике сабый белән генә чикләнгән гаиләләргә әлеге язмам үрнәк булып барсын, дигән ниятем дә бар. Әтиемне алтын куллы кеше итеп хәтерләүчеләр әле дә күптер. Базы елгасын буып, суте гермәне корып, күпме изгелекле гамәлләр кылган. “Камай тегермәне” тирә-як авыллар халкын күп еллар ак онлы, икмәкле итте. Ә ул чыгарган җылы мичләр күпме йортларны җылыткан, күпме гаиләләрне күпереп пешкән икмәкләргә, башка ризыкларга туендырган?! Ике аяксыз көенә йорт кыекларын ябыша, бура бураша, ишек-тәрәзәләр яңакларын утырта иде. Йонтетеп, изге теләкләр белән баскан пималарының җылысын саклаучы өлкән буын кешеләре әле бүгендә сагынып искә алалардыр. Дәүләт ярдәменә өмет итеп ятмыйча, ишле гаиләсен туендыру өчен көч салган әтиемнән – бүген авылларда эш юкка сыл танып, юкны бушка аударып йөреп, тапкан-табынганын эчкелеккә тотынучы, гаилә корырга ашкынып бармаучы күп кешегә, гариплегенә карамастан, тормыш дәртен сүрелдермәгән, күңел төшенкелегенә бирелмәгән әтиемнең якты истәлегеннән өлге алу зарурдыр, минемчә. Яшь, чибәр әниемнең ныклыгына да сокланырлык. Олы казага тарыган хәләлен төшенкелеккә бирелдермичә, бөтен яратуы белән кадерләп яшәгән ул, ташлап, башка – таза-сау кеше белән тормышын бәйләү уе башына да кереп чыкмаган. Өстәвенә, алты бала табып тәрбияләп үстерергә дә батырчылык итүе үзе үк күп нәрсәләр турында сөйли. Алай гынамы әле – барыбызны да башлы-күзле иттеләр, хәлдән килгәнчә белем, һөнәр үзләштерергә ярдәм иттеләр, тормышларыбызны коргач, хәлдән килгән кадәр ярдәмләшеп яшәделәр. Үзем тормышка чыгып, йорт салып башка чыкканда әтиебез бурасын да күтәреште, балта остасы мәшә катьләрен үзе генә башкарды, йорт верандасын ялгызы эшлә де. Мичне дә үзе чыгарып бетерде һәм изге теләкләр белән: ”Рәхәтен күрегез, балам: йортыгыз җылы булсын, мичегез тулып икмәк, башка ризыклар пешсен”, – дигәне хәтеремдә уелып саклана. Әтием 1979 ел да дөнья куйды. Аның вафатыннан соң инсульт кичергән әниемне үземә алып кайтып карадым. Бик күп авырлыкларны кичергән олы йөрәге әнә шулай иртәрәк биреште. Әнием яклап картәтиләремне кулак мөһире сугышы кыерсы тылган кешеләр, дип язган идем инде. Шул кадәр кимсетүләр дә аларның йөрәкләрен таш итмәгән, изгелек сыйфатларын саклап кала алганнар. Бөек Ватан сугышы чорында урамда елап утырган ике үксез ятим баланы – Чишмә-Караннан өч яшьлек кенә Гөлнәфисәне, Каръяудыдан биш яшьлек Разияны үзләренең гаиләләренә сыендырып, тәрбияләп үстереп, белемле, башлы-күзле иткәннәр. Мәкаләмне тәмамлар алдыннан тагын бер вакыйганы искә төшердем. Әтиемне башкалага алып барган мәлләрнең берсендә “Уфа” универмагы каршындагы тукталышта торганда яныбызга шундый ук ике аяксыз өлкәнрәк яшьтәге абзый килде дә, әниемнән сораша башлады: “Бу ике аяксыз кеше кемең була?” – дип. “Ирем!” – диде әнием, әтиемнең иңнәреннән сыйпый-сыйпый. Теге кеше әниемнең кулларыннан кочып, рәхмәтләр әйтеп елап ук җибәрде. Берара вакыттан соң, тынычланып, әтиемә: “Бәхетле кешесең син: хатыннан уңгансың, сөенеп озак яшәгез, – диде. – Менә мин авариядә ике аягымны өздергән идем, хатыным, бөтенләй карамыйча, мине ташлап, таза-сау кешегә кияүгә чыгып китте. Гомер буена рәнҗеп яшим хәзер”, – дип өстәде, күз яшьләрен сөртә-сөртә. Әтиемнең дә күзләре яшьләнде. Автобуска утыргач, әни белән миндә түгелеп елап алдык бераз. Язмамның башында ук әйт кәнемчә, нинди генә хәлләрдә дә бер-береңә тугрылык саклап калганда тормыш та ямьле була, өй тулы тәгәрәшеп бәхетле сабыйлар да үсә. Әти әниемә рәхмәт, алар шулай, кыенлыкларга бирешмичә, алты бала үстерә алганнар. Үзләре дөньяда булмасалар да, дәвамчыларының бергә-бергә аралашып яшәүләренә рухлары сөенеп бетә алмыйдыр әле. Яшәү бәхете шулай булырга тиеш тә.

Ныклы рухлы әти-әнием белән горурланам
Ныклы рухлы әти-әнием белән горурланам
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас