Барлык яңалыклар
Новости
1 апрель , 15:45

Очрашулар файдалы булсын

Бу көнне Байбулат авылының өлкән яшьтәге хатын-кызлары фельдшер-акушерлык пунктына ашыкты.

Очрашулар файдалы булсын
Очрашулар файдалы булсын

 Аларны монда Рәҗәп авылы китапханәчесе ,,Сәламәтлек – зур байлык” темасына багышланган кичәгә җыйды. Фельдшер вазыйфасында эшләгән яшь белгеч Алия Вәлиева барысын да ачык йөз белән каршылады. Кичә барышында китапханәче Гөлнур Галимова тынлаучыларга сәламәтлекне саклау чаралары турында сөйләде,  организмга файдалы яшелчәләр, җимешләр кулланырга кирәклеген аңлатты, китаплар, брошюралар тәкъдим итте. Шулай ук китапханәче өлкән апаларга атап әдәби китаплар да алып килгән иде. Кызыксыну уяткан әсәрләрне өйгә дә яздырып алырга теләк белдерүчеләр булды.          Матур һәм җылы аралашу бик тиз арада үткән кебек тоелды. Байбулатта гомер иткән апалар үзләренә фәһем алып, тагын да очрашырга киңәшләшеп  таралыштылар. Исәнлектә күрешергә язсын.   Гөлнур Галимова, Рәҗәп авылы китапханәчесе.

Очрашулар файдалы булсын
Очрашулар файдалы булсын
Очрашулар файдалы булсын
Очрашулар файдалы булсын
Очрашулар файдалы булсын
Очрашулар файдалы булсын
Автор: Илсөяр Гайсина
Читайте нас