Тормыш-көнкүрешебезне бизәүче, аңа яңа төсмерләр кертүче, сәнгатькә, җыр моңга гашыйк бик күп талантларны ачарга ярдәм итүче һөнәр ияләренең – мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме илебездә һәр елның 25 мартында билгеләнә. Сәнгатьнең аерым төрләренә багышланган күп бәйрәмнәр бар. Театр, Кино, Музыка, Шигърият, Гомумрусия китапханәләр һәм Музейлар көннәре – нәкъ әнә шундыйлардан. Ә инде сәнгатькәрләрнең 25 мартта билгеләнгән уртак бәйрәме мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре хезмәткәрләрен – мәдәният йортлары, авыл клублары, музей, китапханәләр, сәнгать мәктәбе, театр һәм үзешчән сәнгать коллективларын берләштерә. Бу бәйрәм – аларның тарихның һәр чорында да мөһим һәм яшәү ямен арттыручы, рухи кыйммәтләрне саклаучы һәм арттыручы, аны яңартып, төрле буын вәкилләренә тапшыручы булган зур хезмәтләренә хөрмәт һәм ихтирам билгесе. Районыбыз һәрвакыт югары мәдәни традицияләре, туган ягыбыз данын республика, төрле өлкәләр һәм ил күләмендә тараткан сәнгать осталарына бай булды. Алар буыннардан буыннарга күчеп килгән бу күркәм традицияләрне әле дә уңышлы дәвам итәләр, зур сәхнәләрне яулыйлар. Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан Балалар иҗат үзәгендә үткән бәйрәм тантанасында исә туган районыбызга, аның халкына тугрылыклы хезмәт итеп, һәр даим тормышыбызны, яшәеше безне ямьләгән хезмәткәрләр данланды, алар хөрмәтенә бихисап котлау һәм рәхмәт сүзләре җиткерелде. Аларны тәбрикләп, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев районның җәмәгать тормышын да, махсус хәрби операция бурычларын үтәүче якташларга ярдәм итүдә һәрчак катнашулары, басу эшләре вакытында басу эшчәннәре янында булып, җыр-моңнары белән аларны хезмәткә рухландырулары өчен рәхмәт белдереп, бер төркем алдынгыларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Тантанада “Земство мәдәният хезмәткәре” федераль программасын тормышка ашыруда актив катнашуы өчен муниципаль районның мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиева Башкортстан Республикасының Мәдәният министрлыгы Мактау грамотасына лаек булды. Югары һөнәри осталыклары, күпь еллык намуслы хезмәтләре һәм Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан Балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укытучысы Эльза Әхмәт кызы Сәетгәрәева, район мәдәният йортының кадрлар белән эшләү буенча белгече Мөнирә Мәҗит кызы Хәкимова, район мәдәният йортының “Березка” рус халык вокаль ансамбле режиссеры Гөлнара Рамил кызы Шәймиева – Чакмагыш муниципаль районының Мактау грамоталары, район мәдәният йортының хезмәтне саклау өлкәсе белгече Эльза Хәниф кызы Вәлиуллина, район мәдәният йорты кассиры Дилбәр Фәһим кызы Гарифуллина, Югары Аташ авылы мәдәният йорты мөдире Илмира Өлфәт кызы Имаева, Сыйрыш баш авылы мәдәният йорты мөдире Илфат Фәрит улы Локманов, район мәдәният йорты администраторы Регина Айдар кызы Локманова, Иске Калмаш авылы мәдәният йорты мөдире Динара Хәйдәр кызы Мостафина, Тайняш авылы мәдәният йортының мәдәни чаралар оештыручысы Гүзәл Хәдит кызы Харисова Чакмагыш муниципаль районы хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Югары һөнәри осталыклары, мәдәният өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен район мәдәният йорты бухгалтеры Гөлназ Гали кызы Әмирханова, Тозлыкуш авылы модельле мәдәният йорты художество җитәкчесе Резеда Мөбәрәкша кызы Баһманова, Чакмагыш тарихи-туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Раушания Риф кызы Гыйлемханова, Балалар сәнгать мәктәбенең художество бүлеге укытучысы Зөһрә Рамил кызы Мәгалимова муниципаль район хакимияте башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булды. Шундый ук бүләк гаилә кыйммәтләрен саклауга керткән зур өлешләре, район һәм республика күләмендәге конкурслар һәм проектларда актив катнашулары һәм республикада игълан ителгән Зур һәм тату гаилә елы уңаеннан Каразирек авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Радик Мәкъсүдәт улы һәм Розалия сәхи кызы Гафаровларга тапшырылды. Күпьеллык намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы һәм актив тормыш позициясе өчен Наил Фоат улы Газизов “Бердәм Русия” Гомумрусия сәяси партиясенең урындагы бүлекчәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Артабан мәдәният хезмәткәрләрен Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов исеменнән аның ярдәмчесе Гөлназ Хәмит кызы Мостафина котлады һәм депутатның Рәхмәт хатларын тапшырды. Бу бүләккә мәдәният тармагындагы күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Киндеркүл авылы мәдәният йорты мөдире Раушания Ришат кызы Гәрәева, район мәдәният йортының “Ядкарь” халык вокал ансамбле аккомпаниаторы Альберт Рамил улы Арсланов, Сыйрышбаш авылы мәдәният йортының художество җитәкчесе светлана Владик кызы Локманова лаек булды. Артабан муниципаль район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиева хезмәттәшләренә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан ихлас котлаулар җиткереп, бер төркем хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды. Һөнәри осталыгы, хезмәтенә тугрылык һәм вазыйфа бурычларын намус белән үтәгәне өчен Иске Бәшир авылы мәдәният йорты мөдире Гөлнур Риф кызы Вәлиева, күпьеллык хезмәте һәм вазыйфа бурычларын намус белән үтәгәне өчен район мәдәният йортының хуҗалык бүлеге хезмәткәре Мәүлидә Рәхимҗан кызы Габдиева, үз вазыйфасына җаваплы каравы, инициа тивалы булуы һәм халык традицияләрен саклауга зур өлеш кертүе өчен Иске Сөрмәт авылы мәдәният йорты мөдире Рузилә Рәшит кызы Нәфыйкова, үз эшенә иҗади һәм җаваплы каравы, милли-мәдәни мирасны саклауга һәм үстерүгә керткән зур хезмәт өлеше өчен Сыйрышбаш авылы модельле китапханәсе китапханәчесе ләйсән Раил кызы Сәлихова, күпъеллык хезмәте һәм вазыйфа бурычларын намуслы башкаруы өчен район мәдәният йортының хуҗалык бүлеге хезмәткәре Айсылу Нурдәүләт кызы Саяпова, халык мәдәниятен үстерүгә һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга керткән зур өлеше өчен Ташкалмаш авылы мәдәният йорты мөдире Рифа Фәбил кызы Хәсәнова, мәдәният тармагындагы нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри бәйрәм уңаеннан район мәдәният йорты хезмәткәре Фидус Шәех улы Якупов муниципаль районның мәдәни ят бүлегенең Мактау грамотасына лаек булдылар. Моннан тыш, тантанада Балалар сәнгать мәктәбенең художество бүлеге преподавателе нәфисә Рабис кызы Гыйльметдиновага Укытучы-рәссамнарның Халык ара союзы әгъзасы таныклыгы тапшырылды. Сәхнә осталарының һөнәри бәйрәменә багышланган тәбрикләү тантанасын район мәдәният йортының яшь, талантлы җырчысы Идрис Хәмидуллинның тәбрикләү чыгышы тәмамлады. Бәйрәм ахырында мәдәният хезмәткәрләре игътибарына М.Бардашевның “Малыш” кинодрамасы тәкъдим ителде.