

Аек һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруны, халыкны иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итүне, игелекле һәм файдалы эшләргә этәрүне максат итеп куйган бу бәйге быел җиденче тапкыр оештырылды. Аның финалына чыккан 52 авыл бу атнада презентацияләрне ачык яклауда катнаша. Финалистларны составына профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эксперт комиссиясе бәяли. Чара 7 апрельдә “Башкортостан” концертлар залында башланды. Проектларны яклау дүрт көн барды. Чөнки, исегезгә төшерәбез, “Аек авыл”да катнашучылар, халык санына карап, дүрт номинациягә бүленә: “Кече авыллар”, “Урта авыллар”, “Зур авыллар” һәм “Эре авыллар”. Сынау тотырга безнең район делегаөиясе дә барды. Исегезгә төшерәбез, быел “Аек авыл” исеме өчен Рәҗәп авыл биләмәсенең Яңа Бирде авылы көрәшә. Презентация вакытында тәүдә авылның тормыш-яшәеше, бәйге кысаларында башкарылган эшләр турында кыска гына видеоролик күрсәттеләр. Аннары сәхнәгә күтәрелгән район вәкилләре авыл һәм аның кешеләре турында сөйләде, жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирде. Шуны әйтергә кирәк: проектларны халык алдында яклау – бәйгенең бер этабы гына. Нәтиҗә апрель ахырында ясалачак һәм җиңүчеләр игълан ителәчәк. Конкурс йомгаклары буенча 12 җиңүче билгеләнәчәк. Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров 2024 елда бәйгенең приз фондын 48,4 миллион сумга кадәр арттырырга кушты. Алар, номинациягә карап, 1,5-6 миллион сум ала. Ә республика этабында катнашучыларның барысына да 200әр мең сум бирелә.