Новости
16 Апреля , 06:50

Районыбыз егетләре ил сагында торачак

Быелгы чакырылышның беренче хәрбиләре хезмәт урыннарына юлланды Алдан хәбәр итүебезчә, быелдан башлап Русиянең Кораллы Көчләре сафларын тулыландыру буенча эшчәнлек ел дәвамында алып барыла.

Районыбыз егетләре ил сагында торачакРайоныбыз егетләре ил сагында торачак
Районыбыз егетләре ил сагында торачак

Ә инде хәрбиләрне хезмәт итәчәк урыннарына элеккечә, елына ике тапкыр – 1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31 декабрьга кадәр җибәрәчәкләр дип планлаштырыла. Календарь елы дәвамында бердәм чакырылыш вакытын гамәлгә кертү чакырылыш пунктлары хезмәткәрләре эшендәге яз-көз айларына туры килгән көчергәнешне тигезрәк бүләргә һәм гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Бу чакырылышта республикадан биш мең ярымнан артык яшь егет илнең төрле гаскәрләренә хәрби хезмәт үтәргә җибәреләчәк. Алар сәламәтлекләре торышы буенча хәрби хезмәткә яраклы дип танылганнан соң Русия Армиясе сафларына чакырыла һәм махсус хәрби операция барган зонага җибәрелми. Хезмәт вакыты үзгәрешсез, 1 ел булып кала. Кояшлы 16 апрель иртәсендә унике яшь райондашыбыз, быелгы язгы чакырылышның беренче булачак солдатлары: Азамат Әхмәдуллин, Илнур Әхмәдуллин, Илназ Әхтәмов, Илназ Ганиев, Юлай Камалов, Тимур Латыйпов, Илнар Мостафин, Радик Сайгетдинов, Ленар Сәлимгәрәев, Булат Сапакеев, Алмаз Сафин, Динар Шаһиҗанов, Артем Шәйдуллин илнең Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә юлланды. Элек-электән армия сафларында хезмәт итү – һәр ир-егет өчен изге бурыч, дип санала. Ерак юлга кузгалыр алдыннан егетләрне муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов сәламләп, лаеклы хезмәт итүләрен, нәкъ бер елдан чыныгып, Ватаныбызның чын сакчылары булып туган якларга әйләнеп кайтуларын теләде. Район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова да булачак солдатларга изгелекле җылы теләкләр белән мөрәҗәгать итте. Районның хәрби комиссары Марсель Марс улы Рәфыйков, аның урынбасары Азамат Азат улы Гәрәев егетләргә Ватан алдындагы бурычны намус белән үтәп кайтуларын теләделәр, хәрби хезмәт вакытында фәһемле булачак киңәшләр җиткерделәр. Егетләрне ерак юлга аларның якыннары, туганнары озатып калды. “Без бүген улыбыз Азамат Әхмәдуллинны армия сафларына озаттык. Ул мәктәпне тәмамлаганнан соң Чакмагыштагы аграр колледжда укыды, тракторчы-машинист һөнәренә ия булды. Улыбыз һәм аның белән бергә бүген армиягә киткән балалалар исән-сау хезмәт итеп кайтсыннар дигән теләкләрдә калабыз. Дөньялар тыныч булып, үзләре әйбәт булып хезмәт итеп, бер елдан исән-сау урап кайтканнарын көтәбез”, – дип үз кичерешләре белән уртаклашты Яңа Калмаш авылыннан килгән булачак солдат әтисе Самат Әхмәдуллин. “Бүген шундый кояшлы, матур көнне без якын туганыбыз, энемнең улы, Чакмагыш егете Илназ Ганиевны хәрби хезмәткә озаттык. Ул бик тәртипле булып үсте. Уфада хәрби һөнәр алды. Үзебезнең егет Илназга һәм аның белән бергә хәерле сәгатьләрдә юлга кузгалган дусларына яхшы итеп хезмәт итәргә, исән-сау туган якларга әйләнеп кайтырга язсын дип телибез. Илләребез тыныч булып, бер ел вакытны тутырып, имин-сау туган якларга кайтуларын телибез. Аларны озату җиңел түгел, әлбәттә, чөнки тынгысыз заманда яшибез, күңелләрдә бераз борчу да бар. Иң мөһиме – егетләргә исән-сау әйләнеп кайтырга булсын, безне алар белән шатлыклы очрашулар көтеп торсын”, – ди булачак солдатның апасы Зинфира Сәлахова. Без дә үз чиратыбызда хәрби хезмәткә киткән якташларыбызга сау-сәламәт булып, җаваплы бурычларын чакмагышларча лаеклы башкарып, киләсе елның язында туган якларга, аларны өзелеп көтеп торган кадерле кешеләре янына сөенеч белән әйләнеп кайтуларын телибез.

Районыбыз егетләре ил сагында торачак
Районыбыз егетләре ил сагында торачак
Районыбыз егетләре ил сагында торачак
Районыбыз егетләре ил сагында торачак
Районыбыз егетләре ил сагында торачак
Районыбыз егетләре ил сагында торачак
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас