+11 °С
Болытлы


Тайняш авыл биләмәсендә узган әлеге экологик чарада Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәр кеше истәлегенә 7 мең төп нарат үсентеләре утыртылды. Бу акциядә катнашкан һәр кеше үз хезмәте белән Ватаныбыз сакчыларына рәхмәт белдерә алды. Бу бик игелекле акция, чөнки геройлар истәлегенә кешеләр районыбызны агачлар белән бизиләр һәм яшелләндерәләр. Ветераннар хөрмәтенә утыртылган агачлар һәрвакыт җирдә гомерне дәвам итү символы булып саналды. Агач – объект буларак яңа тормышны да, һичшиксез, сугыш турындагы хәтерне дә символлаштыра. Бу хакта тулырак – киләсе санда.