Новости
25 Апреля , 16:51

"Хәтер бакчасы" акциясенә тылда да, фронтта да кушылдылар

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев озатуында махсус хәрби операция зонасында гуманитар йөк тапшыручы райондашлар төркеме Салават Юлаев исемендәге батальон хәрбиләре белән бергә илебезнең барлык почмакларында узган "Хәтер бакчасы" халыкара акциясенә кушылды.

"Хәтер бакчасы" акциясенә тылда да, фронтта да кушылдылар"Хәтер бакчасы" акциясенә тылда да, фронтта да кушылдылар
"Хәтер бакчасы" акциясенә тылда да, фронтта да кушылдылар

Донецк Халык Республикасы территориясендә алар мәчет һәм часовня янында Башкортостан җиреннән китерелгән каен үсентеләрен утыртты. Рухи үзәкләрне безнең республика ярдәме белән хәрбиләр үзләре төзегән. "Төрле милләт, төрле дин тотучы яугирләрнең бер сафта торуларын күрү куанычлы. Алар хәрби бурычларын батырларча үти, игелекле эшләр өчен көч һәм вакыт таба," - ди район хакимияте башлыгы. Бу көнне районыбызда да 10 меңнән артык нарат үсентесе, район үзәге Яр буенда Вавилон таллары үсентеләре утыртылды. Утыртылган һәр агач-табигатьне саклауга бер адым гына түгел, бу авыр сынауларны узган Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм хәзерге заман геройларына - СВОда катнашучыларга рәхмәт билгесе дә. "Бу игелекле акциядә тылда да, фронтта да катнашкан һәркемгә рәхмәт!" - дип язган үзенең социаль челтәрләрендә район җитәкчесе.

"Хәтер бакчасы" акциясенә тылда да, фронтта да кушылдылар
"Хәтер бакчасы" акциясенә тылда да, фронтта да кушылдылар
"Хәтер бакчасы" акциясенә тылда да, фронтта да кушылдылар
"Хәтер бакчасы" акциясенә тылда да, фронтта да кушылдылар
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас