

Митрә-Әюп авыл китапхәнсендә үткәрелгән мәгълүмат сәгате дә күрше республика һәм дөнья мәдәниятендә зур урын алып торган бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланды. Анда катнашучылар Габдулла Тукай китаплары буенча мавыктыргыч сәяхәт кылып, аның шигырьләрен искә төшерделәр һәм аларны сәнгатьле укуып ишеттерделәр. Чара китапханәче Зөлфия Хәбибуллинаның Габдулла Тукайның тормыш юлы – аның михнәтле балачагы һәм Кырлай авылында үткән еллары, Уральск шәһәре белән тыгыз бәйле булган тәүге иҗат җимешләре, татар иле мәркәзе Казанда чәчәк аткан шигърият юлы, аның балалар өчен язган шигырьләре һәм татар әдәбиятының үсешенә керткән бәһалап бетергесез өлеше турында сөйләве белән башланды. Артабан укучылары бөек шагыйрьнең китапханә фондында булган китаплары буенча мавыктыргыч сәяхәткә "кузгалып", Г.Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп укып ишеттерделәр. Бу сәяхәт барышында милли мәдәният символларына әверелгән "Туган тел" шигыренә һәм "Шүрәле" әсәренә аеруча зур игътибар бүленде. Шигырьләрне укып, үсмерләр әсәрләрдә чагылыш тапкан шигъри телнең бар матурлыгын һәм тирәнлеген аныграк аңладылар. "Туган тел" шигыре аеруча дулкынландыргыч булып яңгырады. Чарага "Габдулла Тукай шигърияте дөньясы" дип исемләнгән тематик экспозиция – китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде. Анда бөек шагыйрьнең шигъри җыентыклары, әкиятләр китаплары, биографик басмалар, әсәрләрнең рус теленә тәрҗемәләре урын алган иде. Мәгълүмат сәгате барышында анда катнашучы үсмерләр шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган мавыктыргыч викторина сорауларына да җаваплар эзләде, Г.Тукайның А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов , И.А.Крылов әсәрләрен тәрҗемә итү эшчәнлеге аша татар әдәбиятын рус классикасына якынлаштыруы, аның әсәрләренең дөньяның кырыктан артык теленә тәрҗемә ителүе һәм башка фактлар турында байтак яңа мәгълүматлар үзләштерде. Китапханәдә үткән бу шигърият кичәсе мавыктыргыч һәм фәһемле булды. Анда катнашкан үсмерләр бөек шагыйрь иҗаты турындагы белемнәрен киңәйтеп кенә калмый, аның тере, һәр заманда да көнүзәк булган илһамлы шигърияте белән аерым бәйләнеш урнаштырылуын да ачык тойдылар.