

26 апрель ватаныбыз тарихына куркыныч вакыйга булып кереп калды: бу көнне моннан 40 ел элек Чернобыль атом электр станциясе шартлады. Әлеге вакыйганың ни дәрәҗә дә куркыныч булуын һәлакәттән соң аның нәтиҗәләрен бетерү максатында эшкә җибәрелгән кешеләр үз күзләребез белән күрдек. Безне буш шәһәрләр, авыллар каршы алды. Бер карасаң – куркыныч бернәрсә дә юк кебек. Дошманың синең белән йөзгә-йөз атакага чыкмый, сине каһәрле пулясы белән үтерми. Әмма күренми торган “дошман” – радиация нәкъ шул ягы белән куркынычта: ул синең күзеңә күренми генә “ашый” – агулый. Чернобыль атом электр станциясендә булган фаҗига бар дөньяны тетрәтте. Бу афәтнең авыр нәтиҗәләрен җиңүдә катнашырга берничә райондашларыбызга хәрби комиссариаттан чакыру кәгазе килеп төште. Шулай итеп, районыбызның 9 егете авыр хәвефле зур юлга чыгарга карар иттек. Без ул вакытта СССР дәүләтендә яши идек. Туган илебезне саклау, авыр вакытларда кулдан килгәнчә ярдәм итү – безнең ир-ат бурычыбыз. Без үз теләгебез белән Чернобыльгә шушы радиация касафатын бетерү өчен бардык. Ул вакытта без Чакмагыш районыннан 9 кеше 1 төркем булып киттек. Бу төркемнән хәзер икәвебез генә исәнбез. Фоат Газизов, Хәмит Дәүләтов, Мәгънәви Шәфыйков, Фидрат Фәтыйхов, Ринат Миһранов, Рафаэль Хәмидуллин, Николай Михеев бер төркем булып бергә киттек. Якты дөньядан вакытсыз киткән дусларыбызны югалтуы авыр. Гомерләрен куркыныч астына куеп, Чернобыль тәмугыннан коткаручыларны – илебез геройларын онытырга хакыбыз юк! Шушы шартлау нәтиҗәсендә 200 мең кв.км. мәйдан пычра нуга дучар булды. Украинадан 91 мең кеше эвакуацияләнде. Радиактив болыт СССРның Ев ропа өлешен, көньяк Европа, Скандинавия, Бөек Британия һәм Америка Кушма Штатларының көньяк өлеше күгеннән давыллап афәт чәчеп узды. Радиактив агымның 60%ы Белоруссия биләмәсенә туры килә. 1986 елның июнь ахырына кадәр реактор өстенә 11 мең 400 тонна саклагыч материал салынды: 1986 елның июленнән ноябренә кадәр биеклеге 50 метр һәм озынлыгы 200 метр булган бетон саркофаг төзелде. Аннан соң да 3 ел дәвамында радиация йогынтысын киметү буенча эшләр башкарылды. Радиация нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңнән артык кеше катнашты, шуның 340 меңе – солдатлар. Безнең Башкортстаннан да анда 12 меңнән артык кеше җибәрелде. Кызганычка каршы, бүген аларның исәннәре 2 меңгә дә тулмый. Мондый фаҗигаләр башкача ка батланмасын иде. Бу фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан кешеләрнең хезмәте – зур батырлык. Аларның берсе дә онытылмасын, хөрмәт күреп яшәсеннәр. Кеше язмышларын җимерүче андый һәла кәтләр бүтән беркайчан да кабатланмасын иде. Чернобыль фаҗигасе тәмамланганга 40 ел үтсә дә, безнең күргәннәр-кичергәннәр бер дә онытылырлык түгел. Алар безнең хәтерләрдә төзәлмәс яра булып кала.