

Бүген кешелек тарихындагы иң зур техноген аварияләрнең берсе – Чернобыль атом электр станциясендә меңнәрчә гомерләрне өзгән шартлауга 40 ел тулды. 26 апрель илебездә радиацияле аварияләр һәм фаҗигаләрдә һәлак булган ватандашларны искә алу көне буларак билгеләнә. Бу авария илебез һәм дөнья тарихында бик тирән эз алдырды. Аның кайтавазы безнең республикага да шаңдау булып килеп җитте. 1986 елның язында тугыз райондашыбыз шушы моңача күрелмәгән техноген фаҗиганең нәтиҗәләрен бетерү өчен Чернобыль станциясенә юнәлде. Бу хәвефле, сәламәтлек өчен үтә куркыныч булган эштә катнашучыларны ватандашлар ликвидаторлар дип белә. Үз сәламәтлекләре, хәтта гомерләренә янаган куркыныч белән исәпләшмичә ярдәмгә килгән ликвидаторлар – тормышның кадерен, аның ни кадәр кыска һәм кадерле булуын барысыннан да яхшырак аңлый торган кешеләрдер ул, мөгаен. Чөнки күзгә күренмәгән, тоеп-тотып карап булмый торган дошманга каршы көрәш – иң авыр һәм хәвефле алышларның берсе. Бүгенге көннәрне ул каһарманнарның бик азы гына күрә алды. Авария нәтиҗәләрен бетергәндә алган нурланыш аларның гомерләрен вакытсыз өзде... 40 ел элек илебезгә ярдәм итәргә чыгып киткән олы йөрәкле якташларыбызның тик алтысы гына бүген безнең арабызда. Алар – үсеп килүче буын өчен зур үрнәк, рух ныклыгының тере чагылышы. Истәлекле көн уңаеннан район мәдәният йортында бу якташларыбыз белән очрашу үткәрелде. Район мәдәният йортында үткән бу чарада чернобыльче райондашларыбыз һәм аларның гомер юлдашлары, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, социаль фондның райондагы бүлеге, гаилә хезмәте җитәкчеләре, район үзәк дәваханәсе вәкиле, район ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев, фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан якташларыбыз турында нәшер ителгән "Чернобыльнең сагышлы һәйкәле" китабы авторы Рәзифә Гали кызы Сәхапова, район мәктәпләренең МЧС, шәйморатовчылар класслары укучылары, юнармия хәрәкәте әгъзалары һәм аларның укытучылары катнашты. Чернобыльче якташларыбызны һәм аларның гомер юлдашларын сәламләп, Светлана Фларис кызы Шакирова аларга ихлас теләкләр һәм рәхмәт сүзләрен җиткереп, Рәхмәт хатларын һәм юбилей медальләрен тапшырды. Хәзер инде арабызда булмаган райондашларның бу бүләкләре аларның тол хатыннары һәм гаиләләре әгъзаларына бирелде. Мәңгелеккә киткәннәрнең якты хәтере бер минутлык тынлык белән искә алынды. Чара барышында район җирлегенең чернобыльчеләр җәмгыяте рәисе , бу авариянең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан якташыбыз Альберт Сабир улы Явишевның чыгыш чарада катнашкан һәркем өчен фәһемле булды, ул шул көннәрнең истәлекләре белән уртаклашты, район хакимияте җитәкчеләренә, Светлана Фларис кызына даими игътибарлары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Моннан биш ел элек ил, дөнья тарихында тирән эз калдырган шушы фаҗигане үз күзләре белән күргән, аны бетерергә ярдәм иткән каһарман райондашларыбыз турында җентекле материаллар туплап, китап нәшер иткән Рәзифә Гали кызы Сәхапованың чыгыш уйландырырлык булды. Ул башкарган олы хезмәт киләчәк буыннар, районыбыз тарихы өчен бәһалап бетергесез. Аның чыгышы ахырында укып ишеттергән шигъри сүз остасы Рәмзия Шәрәфетдинованың шигыре һәркемнең йөрәгенә үтеп керде. Гомумән, очрашу барышында чыгышлар район мәдәният йортының сәхнә осталарының музыкаль бүләкләре белән аралашып барды. Чарада катнашучылар алдында тормыш кадерен, гомернең асылын ныграк аңларга ярдәм иткән, тирән мәгънәле җырлары белән Гүзәл Хәйруллина, Ривинер Гөбәев, Гөлназ Сәлимова, Рузил Гафаров, Альберт Арсланов, Рапат мәдәният йортының Илдар Галиев җитәкчелегендәге балаларның "Улыбка" вокал ансамбле чыгыш ясады. Чараны җанлы итеп сценарий авторы Гөлназ Сәлимова алып барды. Очрашу ахырында чернобыльче якташларыбыз һәм аларның хәләл җефетләре социаль фондның райондагы бүлеге, гаилә хезмәте җитәкчеләре, район үзәк дәваханәсе вәкиле белән әңгәмәләшеп, үзләрен кызыксындырган сорауларны җиткерде, аларга анык җаваплар алды һәм истәлек өчен күмәк фотога төште.