ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
28 апрель , 10:10

Аларны истә тоту, хөрмәтләү – безнең бурыч

1986 елның 26 апрелендә Чернобыль АЭСында зур күләмдә радиоактив матдәләр таралуга китергән һәлакәт була. Шуннан бирле 40 ел үтте,   бу көн илебез хәтерендә фаҗигале вакыйга булып калачак.

Аларны истә тоту, хөрмәтләү – безнең бурычАларны истә тоту, хөрмәтләү – безнең бурыч
Аларны истә тоту, хөрмәтләү – безнең бурыч

 Тайняш авыл билщмщсе башлыгы волонтерлар белән бергәлщп Илнур Зиннур улы Яхинныж йортына барып, хщлен белде.   Ул Иске Балак авылында яши һәм авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан. Авыл башлыгы аңа бурычын үтәгәне өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм озын гомер теләде.  Илнур Зиннур улы   1966 елның 1 мартында туган һәм быел үзенең алтмыш яшьлек юбилеен билгеләп үткән. 1982 елда райондашыбыз Тайняш урта мәктәбен тәмамлаган, артабан  9 нчы санлы СПТУга укырга керә һәм эретеп ябыштыручы квалификациясен алып чыга. Укуын тәмамлагач, аны армиягә алалар,  Белоруссиядә хезмәт итә. Аннан аны Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүгә җибәрелә.  Илнур Зиннур улы дөньяны мәңгегә үзгәрткән ерак көннәр турында ачыктан-ачык һәм җылы итеп сөйләде. Ул аварияне ликвидацияләүдә катнашучылар очраткан хис-кичерешләр һәм авырлыклар турында  уртаклашты, шулай ук читләшү зонасындагы мохитне тасвирлады.  Аның белән очрашу  геройларның безнең арада яшәвен яңадан аңларга мөмкинлек бирде. Бу чын кешеләр, ә уйлап чыгарылган персонажлар түгел. Безнең бурыч – аларның исемнәрен истә тоту, аларның батырлыкларын хөрмәт итү һәм гаять зур тырышлык белән дөньяны күзгә күренми торган, әмма үлем куркынычы янаудан саклаучылар турында истәлекне саклау.

Аларны истә тоту, хөрмәтләү – безнең бурыч
Аларны истә тоту, хөрмәтләү – безнең бурыч
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас