ИГЕНЧЕ
+12 °С
Облачно
Новости
29 Апреля , 08:55

Иминлек тәэмин итү – төп бурычыбыз

Муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында террорчылыкка каршы кцрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Иминлек тәэмин итү – төп бурычыбызИминлек тәэмин итү – төп бурычыбыз
Иминлек тәэмин итү – төп бурычыбыз

 Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның икътисад һәм финанслар буенча беренче урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана  Фларис кызы Шакирова, хакимиятнең эшләр  идарәчесе   Радик Габделфәрит улы Әмирханов, җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы  урынбасары Радик Рим улы Хаков, мәдәният бүлеге вәкилләре, авыл биләмәләре башлыклары һәм башкалар катнашты.          Утырыш барышында май бәйрәмнәренә әзерлек  һәм чаралар оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Мәдәни программа белән беррәттән, иҗтимагый иминлекне һәм хокук тәртибен тәэмин итү төп бурычларның берсе булып кала. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана  Фларис кызы Шакирова, җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы  урынбасары Радик Рим улы Хаков хәвефсезлек чараларын исәпкә алып, 1 майга һәм 9 майга планлаштырылган чаралар, аларны әзерләү һәм уздыру чорында гражданнарның иминлеген һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар турында мәгълумат җиткерде.          “Безнең уртак максатыбыз – халыкның иминлеген тәэмин итү һәм планлаштырылган чараларны лаеклы уздыру”, – дип белдерде комиссия әгъзалары. Җаваплы хезмәтләр белән террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышында бу тема  җентекле каралды. 1 майдан 9 майга кадәр хәвефсезлек чаралары  көчәйтеләчәк. Тантаналы чаралар уздыру урыннарына, шулай ук транспорт инфраструктурасы объектларына аерым игътибар биреләчәк. Бөтен хезмәтләр дә бердәм алгоритмда эшли, үзара хезмәттәшлек тактикасы эшләнгән. Барлык мәсьәләләр дә тикшерелеп, тиешле хезмәтләр тарафыннан контрольгә куелды.

Иминлек тәэмин итү – төп бурычыбыз
Иминлек тәэмин итү – төп бурычыбыз
Иминлек тәэмин итү – төп бурычыбыз
Иминлек тәэмин итү – төп бурычыбыз
Иминлек тәэмин итү – төп бурычыбыз
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас