ИГЕНЧЕ
+2 °С
Облачно
Новости
29 Апреля , 04:48

«Тату гаилә кичәсе»ндә – күңелле ял

28 апрельдә  Үрнәк авылы китапханәсендә «Гаилә» милли проекты чикләрендә «Тату гаилә кичәсе» дип аталган ял кичәсе үткәрелде.

«Тату гаилә кичәсе»ндә  –  күңелле ял«Тату гаилә кичәсе»ндә  –  күңелле ял
«Тату гаилә кичәсе»ндә – күңелле ял

 Чара Башкортстан Республикасында Зур һәм тату гаилә елына багышланган иде. Анда күп балалы, иҗади, китап сөюче Баяновлар, Дәүләтшиннар, Латыйповлар гаиләләре чакырылган иде. Гаилә әгъзалары биредә рәхәтләнеп  мәдәни ял итте, күтәренке кәеф алды. Чара барышында һәр катнашучыга үзен мәхәббәт, ярдәм, үзара аңлашу, уртак аралашу һәм иҗат шатлыгын бәһали торган зур һәм тату гаилә өлеше итеп тою мөмкинлеге бирелде.          Бәйрәм гаиләләр белән таныштырудан башланды. Һәр гаилә үз гаиләсен тәкъдим итте һәм яраткан шөгыльләре һәм гаилә традицияләре турында сөйләде. Кичәнең программасы гаиләнең һәр әгъзасы – балалардан алып өлкәннәргә кадәр – үз сәләтләрен, белемнәрен күрсәтә һәм үзенең әһәмиятен тоя алырлык итеп әзерләнгән иде.      Чарада катнашучылар   бергәләп сынауларны җиңеп чыгу шатлыгы бүләк итә торган «Гаиләдә һәр эш шатлыкка гына», «Юлга җый», «Иң яхшы бүләк» һәм башка  иҗади, танып белү һәм интеллектуаль конкурсларда катнаштылар. Шулай ук алар гаилә турындагы мәкальләрне дә искә төшерделәр.           Кичә йомгаклары буенча актив катнашкан гаиләләр истәлекле бүләкләр алды. Әмма төп бүләк – уртак җиңү хисе, бергәләп вакыт үткәрүдән шатлык һәм гаилә белән теләсә нинди киртәләрне һәм кыенлыкларны җиңеп чыгуга ышаныч булды. Чарага «Бөтен кыйммәтләр таҗы – гаилә» иллюстратив- китапкүргәзмәсе әзерләнде. Анда  гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык темасына  әсәрләр тәкъдим ителде.

«Тату гаилә кичәсе»ндә  –  күңелле ял
«Тату гаилә кичәсе»ндә  –  күңелле ял
«Тату гаилә кичәсе»ндә  –  күңелле ял
«Тату гаилә кичәсе»ндә  –  күңелле ял
«Тату гаилә кичәсе»ндә  –  күңелле ял
«Тату гаилә кичәсе»ндә  –  күңелле ял
«Тату гаилә кичәсе»ндә  –  күңелле ял
«Тату гаилә кичәсе»ндә – күңелле ял
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас