ИГЕНЧЕ
+14 °С
Облачно
Новости
2 Мая , 15:54

Мәңгелек йортларда өмәләр үтте

Апрель-май айлары – язгы өмәләр чоры. Санитар-тазарту өмәләре районыбызның барлык биләмәләрендә дә үтә. Алардан соң авыллар урамнары ямьләнеп, тагын да күркәмрәк булып калды.

Мәңгелек йортларда өмәләр үттеМәңгелек йортларда өмәләр үтте
Мәңгелек йортларда өмәләр үтте

Яшәгән җиребезне җыештырудан тыш, һәр халык вәкилләре өчен изге булган янә бер пөхтәлек-тәртипкә бәйле рухи традиция дә бар. Һәм ул район җирлегендә ул елның-елында үтәлеп, күп кеше катнашлыгында тормышка ашырылып килә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Указы белән 2020 елда ул дәүләт күләмендә дә рәсмиләштерелде. Май аеның тәүге көннәрендә республикада Искә алу һәм хөрмәт көне үткәрелә. Быел ул 2 майга туры килә. Үткән атнада районның авыл биләмәләрендәге зиратларда берничә көн дәвамында язгы өмәләр оештырылды. Ә инде республикада игълан ителгән бу истәлекле дата көнендә мәңгелек йортларны җыештыру-төзекләндерү өмәләре дәвам итте. Күмәк кеше көче белән тазарту таләп ителгән зиратларда бу эшне оешмалар һәм предприятиеләр коллективлары әгъзалары башкарды. Чакмагышта алар бүленеп, өч зиратны да тазартты. Бу эшкә районыбызның дин әһелләре, игелекле күңелле якташлар да кушылды. Корыган-киселгән агачларны, җыелган чүп-чарны чыгару өчен техника бүленде. Мәңгелек йортларның һәркайсында бердәм көч белән зур күләмле эшләр башкарылды. Туганнар-якыннар, якташлар җирләнгән, соңгы төяген тапкан зиратларның каралган, таза-пөхтә булуы тәү чиратта әлеге вакытта җирлектә яшәгән райондашлар өчен мөһим. Арабыздан киткәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтү, алар турындагы якты хәтерне саклау – һәркайсыбызның изге бурычы, киләчәк буыннарга да тапшырыларга тиешле мәңгелек рухи кыйммәт һәм кешелеклелек бурычы да ул.

Мәңгелек йортларда өмәләр үтте
Мәңгелек йортларда өмәләр үтте
Мәңгелек йортларда өмәләр үтте
Мәңгелек йортларда өмәләр үтте
Мәңгелек йортларда өмәләр үтте
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас