ИГЕНЧЕ
+14 °С
Облачно
Новости
2 Мая , 16:04

Яугирләр истәлеген мәңгеләштереп

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан районыбызның Иске Биккенә авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан бу авыл яугирләренең якты истәлеген мәңгеләштергән стела тантаналы шартларда ачылды.

Яугирләр истәлеген мәңгеләштерепЯугирләр истәлеген мәңгеләштереп
Яугирләр истәлеген мәңгеләштереп

"Атайсал" проекты чикләрендә күтәрелгән бу һәйкәл ташларына 142 кешенең – сугыш кырларында мәңгелеккә ятып калган һәм туган якка Җиңү белән кайта алган якташларның исемнәре уелып язылган. Шушы игелекле эшне башкаруга әлеге вакытта авылда гомер иткән һәм монда туып-үсеп, төрле төбәкләрдә яшәгән авылдашларның матди һәм зур хезмәт өлеше кергән. Кече авылларда мондый игелекле эшләр башкарылуы аеруча мөһим. Аны башлап йөрүчеләр, барлык ярдәм итүчеләр авыл тарихын, якташларының якты хәтирәләрен саклап, яшь буынга да бу кадерле мирасны тапшыру өчен бәһалап беткесез бурыч үтәгән. Бу хакта тулырак "Игенче" гәзитенең алдагы киләсе санында укып булачак.

Яугирләр истәлеген мәңгеләштереп
Яугирләр истәлеген мәңгеләштереп
Яугирләр истәлеген мәңгеләштереп
Яугирләр истәлеген мәңгеләштереп
Яугирләр истәлеген мәңгеләштереп
Яугирләр истәлеген мәңгеләштереп
Яугирләр истәлеген мәңгеләштереп
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас