

Сыйрышбаш авылында игелекле гомер йомгагын сүтүче олы хөрмәткә ия Бөек ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, күкрәккә тагыла торган “Башкортстан республикасы Чакмагыш районы алдындагы хезмәтләре өчен” билгесе иясе, “алга” кооператив колхозының мөгътәбәр атказанган колхозчысы Мират Хәнәфи улы Локманов Бөек Җиңүнең 81нче язын каршылаучы районда бердәнбер генә түгел, ә республикабызда да бик санаулы гына калган яугир фронтовикларның берсе. 100 яшь үрен артылган ил агасы бүген якыннары тәрбиясендә гомер көзен кичерә. Булдыклы авыл эшчәннәре гаиләсендә 1925 елның 20 сентябрендә дөньяга килгән ул. Бөдрә талларында сайрар кошлар моңлы җырларын сузган йөгерек сулы Сыйрыш ел гасында балык кармаклап, иркен тугайларында аунап-тәгәрәп үскән, хуш исле аллы-гөлле чәчәкләре, тәмле җиләк җимешләре белән әсир иткән Сыйрышбаш авылында тәүдә башлангыч, арытаба җиде-еллык мәктәптә белем алганда да зирәклеге, төгәллеге, олы җаваплылыгы, һәр яңалыкны отып калып үзләштерергә омтылуы белән аерылып тора үсмер. Күп замандашлары кебек үк, килә чәккә корган якты планнарын челпәрәмә китергән Бөек Ватан сугышы башланганда уналтысы да тулмаган Миратка тиз арада егетлек корына керергә туры килә. Тәүге айлардан ук иле безне явыз баскынчылардан курчалау хакына аяусыз көрәшкә юнәлгән әтисен, абыйларын һәм башка өлкәнрәк авылдашларын алмаштырып, яшьтәшләре белән бергәләп алар авыл өлкәннәре, хатын-кызлар белән беррәттән колхоз эшләренә җигелә, Җиңү таңын якынайту хакына көн-төн ал-ял белми эшли. 1943 елның 2 февралендә ул чакта унҗиде генә яшьлек Миратка да хәрби хезмәткә повестка килә. Ил алдындагы изге бурычын үтәргә күп яшьтәшләре белән беррәттән юнәлгән егет тәүдә Ырынбур янәшәсен дә 53нче аерым укчылар полкында 6 айлык хәрби әзерлек курсларын үтә. Сентябрь аенда 164нче мотоукчылар батальоны яугире буларак, Икенче Украина фронты составында явыз дошманнарга каршы көрәшкә кушыла. Тәүге чиркан чыкны мотоукчы Локманов Житомир шәһәрен Азат итү өчен барган көрәшләрдә ала. Танк гаскәрләренә беркетелгән аларның мотоукчылар подразделениесе бер-бер артлы иле без шәһәрләре һәм авылларын дошман коллыгыннан азат итә-итә көнбатышка җиңүле адымнар ясый. Умань шәһәре янындагы тиңдәшсез алышта яраланып, Белая Церковь шәһәрендә хәрби госпитальдә аякка басып, үзләренең частенә әйләнеп кайтта. Җиңү таңын Польшаның Краков шәһәрен азат иткәндә яраланып госпитальдә ятып чыкканнан соң тернәкләнеп килүче яугир буларак склад каравыллауны башкарган хәрби частьтә каршылый. Артабан аларның частен Ерак Көнчыгышка күчерәләр. Биредә ул япон милитаристларын тез чуктерүдәге алышларда да үзен чын патриот, кыю яугир итеп таныта. 1945 елның декабрендә де мобилизацияләнгән ут-сулар кичкән яугиргә 20 генә яшь булса да, киң күкрәген изге яуларда кан коеп яулаган медальләр бизи, кыюлыгы шулай ук Югары Башкомандующий И.В. Сталинның берничә Рәхмәт хаты белән дә билгеләнә. 1946 елның гыйнварында туган авылына кайтып төшкән яугир колхозда эшли башлый. Агроном һәм икътисадчы һөнәрләрен үзләштереп, үзен яхшы әзерлекле белгеч итеп таныта. Читтән торып авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, аны Киров исемендәге колхозга баш агроном итеп тәгаенлиләр һәм ул хаклы ялга кикәнче туган колхозы кырларында иген һәм мал азыгы культуралары үстереп, хуҗалык икътисадын бае туга зур өлеш кертә. Бөек Ватан сугышы елларын да башлыча карт-коры, хатын кызлар һәм үсмерләр көче белән генә эшкәртелгән басуларның уңдырышлылыгы да шулкадәр генә була, әлбәттә. Моның өчен тиешле вакытында тиресен дә, башка өстәмәләрен дә мулкертә торырга кирәк, яхшылап эшкәртергә һәм чәчү әйләнешен контрольдә тотарга кирәк. Авыл җирлегендә аның кебек белемле агрономнар да юк әле, өстәвенә булган белемеңне дә арттырып тору таләп ителә. Мират Хәнәфи улына ул чактагы иң алдынгы, отышлы агротехник алымнарны үзләштерергә һәм үзеңнең тәҗрибәңнән файдаланып, үзгәрешләр кертергә, үсентеләрне корткычлардан курчаларга, вакытында чүп үләннәрен юк итәргә, туфракны эшкәртеп торырга, игүгә безнең табигать шартларына яраклашкан, шул ук вакытта уңышлары зуррак булган культураларга өстенлек бирергә дә кирәк. Туфрак эшкәртү, чәчү технологияләрен күзәтү дә – агроном җилкә сендә. Фронтовик һәм үтә тырыш егет боларның барысын да үзләштереп, тайпылышсыз үтәргә тырыша. Нәтиҗәсе озак көттерми – ул чорларда Киров исемендәге колхозның районда иң тотрыклы, икътисади яктан ныклы, көчле хуҗалык булуын да аның фидакарьлек өлешләре дә булуы бәхәссез. Агроном Локманов шулай ук мал азыгы һәм башка техник культуралар өчен дә җаваплы була әле. Көнбагыш һәм кукуруз, мәк, шикәр чөгендере игүдә ирешкән уңышлары күп очракларда төбәк семинар-киңәшмәләрендә тәҗрибә уртаклашу өчен нигез итеп алына, күпләп таратыла да. Көн-төн басулар иңләгән агрономның тырышлыгы нәтиҗәсендә кукурузның 4-5әр метрга үрләгән сабаклары мал азыгы запасын арттыруга, эре-эре көнбагыш башлары – әлеге майлы культура уңышын арттыруга, мәк басулары – фармацевтика һәм кулинария өчен үтә кыйммәтле Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Мират Хәнәфи улы Локманов бүген районда шул чорның бердәнбер каһарманы шушы культураның халык хуҗалыгына файда итүе бәхәссез. Боларның һәммәсенә дә ирешер өчен көчен дә, вакытын да, белемен дә кызганмый белгеч. Сыйрышбаш мәктәбе укытучысы Фәүзия Мифтахетдин кызы белән үрнәкле гаилә корып, балалар үстерәләр, онык-туруннарына да яхшы белем, өлгеле тәрбия алырга ярдәмләшәләр. Мират Хәнәфи улы төп эшеннән тыш җәмәгатьчелек тормышы үзәгендә дә кайный, күп мөһим кампанияләрдә активлыгы белән аерылып тора. 1986 елда хаклы ялга киткәндә ул чактагы Киров исемендәге (хәзерге “Алга”) колхоз әгъзалары аны бертавыштан атказанган колхозчы итеп раслыйлар, ул туплаган бай тәҗрибәсен яшь коллегалары белән озак еллар дәвамында теләп уртаклаша, еш кына төрле күләмле чараларда катнашып, яшь буынны ватанпәрвәрлек хисләрендә тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Илебез алдында яуларда һәм тыныч тормышта күрсәткән фидакарьлекләре II дәрә җә Ватан сугышы ордены, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Батырлык өчен”, СССР һәм РФ Кораллы Көчләренең һәм Бөек Җиңүнең юбилей медальләре, Жуков медале, “Фронтовик 1941 1945” билгесе, төрле еллардагы Мактау һәм Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары, күкрәккә тагыла торган “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы алдындагы хезмәтләре өчен” билгесе һәм башка бүләкләр белән бәһаланылган. Берничә ел элек сөекле гомер юлдашы дөнья куйганнан соң хөрмәтле ил агасы бүген Сыйрышбаш авылында улы карамагында гомер кичерә. Узган еллар эзсез калмаган, әлбәттә: бүген инде Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Мират Хәнәфи улы Локмановның сәламәтлеге дә какшый төшкән. Шулай да ул яшь чактагыча кыю рәвештә көзен билгеләнәчәк бер гасырлык юбилеен каршы алырга җыена. Илебез өчен сәламәтлеген дә, гомерен дә аямаган хөрмәтле аксакалга алдагы елларны да күрергә язсын, якыннарының кадер-хөрмәтендә тагын күп бәйрәмнәр, истәлекле даталарны каршыларга насыйп булсын, дип телибез.