ИГЕНЧЕ
+16 °С
Ясно
Новости
20 Мая , 11:17

Балагызның киләчәген уйлагыз: аңа куркыныч уенчык сатып алмагыз!

19 майда район мәгариф бүлегендә  балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды. Аны муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова ачты һәм алып барды.

Балагызның киләчәген уйлагыз: аңа куркыныч уенчык сатып алмагыз!Балагызның киләчәген уйлагыз: аңа куркыныч уенчык сатып алмагыз!
Балагызның киләчәген уйлагыз: аңа куркыныч уенчык сатып алмагыз!

Утырышта  район прокуроры Илнур Рәфыйк улы  Насретдинов, полиция бүлеге вәкилләре, социаль учреждениеләр җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. Игътибар үзәгендә балаларның хәвефсезлеге, аларның юлларда имгәнүләрен кисәтү, балигъ булмаган үсмерләрнең транспорт чараларына идарә итүенә юл кую өчен җаваплылык һәм башка мәсьәләләр булды. Кызганычка каршы, район юлларында балигъ булмаганнарның махсус әзерлек үтеп, идарә итү хокукы булмаган килеш мопед, мотоцикл, скутелар белән идарә итү очраклары бар. Һәм иң гаҗәбе шул – кыйммәтле транспорт чараларын аларга нигездә әти-әниләре үз акчаларына сатып алып бирәләр. Әти-әниләрнең юлларда йөрү күнекмәләре һәм автомототранспорт белән идарә итү хокукы булмаган балаларына куркыныч мототранспорт сатып алып, балалары урамнар буйлап йөргәндә тыныч кына ятуын нәрсә белән аңлатырга була? Акыллы өлкәннәр гадәттә башкаларның хаталарыннан сабак алып, балигъ булмаган балаларның автомототранспорт идарә итүгә юл куймыйлар. Әмма ата-аналарның үз балаларының язмышларын үзләре хәл итеп, аларга файдасы булмаган куркыныч уенчык сатып алулары акылга сыймый. Мотоцикл, скутер, мопед – әлеге транспорт чаралары хәзерге яшьләр арасында бик модалы санала. Үсмерләр мопед яки мотоцикл булу юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм үтәү йөкләмәсеннән азат итә, дип ышаналар. Еш кына яшүсмерләр транспорт белән идарә итү таныклыгы булмаган килеш мотоцикл руле артына утыралар. Өстәвенә скутерчылар юлда өстенлеккә ия, дип ышаналар, һич булмаса һәрвакыт җитезлек белән котылып калырга өлгерәчәкләр, дип уйлыйлар. Авариягә эләккәч, бик гаҗәпләнәләр. Закон буенча мопедка 16 яшьтән өлкәнрәк гражданнар идарә итәргә хокуклы, алар “М” категорияле транспорт йөртүче таныклыгы алалар. Әмма, практика күрсәткәнчә, скутерлар руле артына 13 һәм 14 яшьлек балалар да утыра. Ачыкланганча, мопедларны үсмерләргә әти-әниләре, әбиләре, бабайлары сатып ала икән. Ягъни олылар аңлы рәвештә балаларга югары куркыныч чыганагы булган транспорт чарасын бүләк итәләр һәм ата-аналары балаларын хәвефле, дөресрәге, куркыныч янаган юлга чыгарырга күп уйлап тормый. Чакмагыш районының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте өлкәсендәге хокук бозулар өчен административ җаваплылык турында искә төшерә: әгәр   мототранспорт чарасына тиешле категориядәге таныклыксыз идарә иткән очракта, ул йөртүче  5000 сумнан 15000 сумга кадәр штраф рәвешендәге административ җаваплылыкка тартыла. Әгәр мотоцикл билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән булса, йөртүче 500 сумнан 800 сумга кадәр административ штраф рәвешендәге җаваплылыкка тарттырыла. Әгәр хокук бозучы балигъ булмаган булса, белешмәләр балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекциягә карарны карау һәм тиешле кабул итү өчен җибәрелә. Дәүләт автоинспекциясе административ җаваплылык 16 яшькә җиткәч башлануын искә төшерә. Өлкәннәр күңелсез нәтиҗәләр булдырмас өчен, үз баласына ниндидер мототранспорт чарасы сатып алыр алдыннан җитди уйлансын иде. Балагызның гомере һәм сәламәтлеге бәясенә берни дә тиң булмавын истә тотарга кирәк.   Утырышта шулай ук “комендант сәгатен” бозучылар, исерек килеш тотылган мәктәп укучылары, ата-ана бурычларын тиешле үтәмәүчеләргә карата төзелгән беркетмәләр дә каралды. Һәркайсына җәза чыгарылып, штрафлар билгеләнде.

Балагызның киләчәген уйлагыз: аңа куркыныч уенчык сатып алмагыз!
Балагызның киләчәген уйлагыз: аңа куркыныч уенчык сатып алмагыз!
Балагызның киләчәген уйлагыз: аңа куркыныч уенчык сатып алмагыз!
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас