

Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, район имам-хатыйбы Дильшод хәзрәт Касыймходжаев, район ветстанциясе начальнигы Радмир Фәнил улы Ямалеев, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Нияз Ринат улы Казаев, авыл биләмәләре башлыклары, җаваплы хезмәтләр катнашты. Чарага әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Традиция буенча, һәр мәчеттә Корбан бәйрәме иртәнге намаздан башланачак. Изге бәйрәмнең мөһим өлеше булып корбан чалу йоласы тора. Киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын санитар-эпидемиологик чараларны үтәүгә, бәйрәм вакытында тәртип һәм хәвефсезлекне тәэмин итүгә, янгыннарны кисәтүгә юнәлттеләр. Фикер алышу барышында төп игътибар санитария нормаларын үтәү, биологик калдыкларны дөрес утильләштерү һәм билгеләнгән таләпләрне үтәү мәсьәләләренә бирелде. Район җитәкчелеге якты бәйрәм югары дәрәҗәдә, имин узсын, һәр йортка тынычлык һәм иминлек алып килсен өчен көчен сала.