ИГЕНЧЕ
+20 °С
Облачно
Новости
22 Мая , 10:01

Ике яшь кеше тораклы булды

Шушы көннәрдә  муниципаль район хакимиятендә  ике кешегә фатирдан ачкыч һәм милеккә торак алу өчен сертификат тапшырылды.

Ике яшь кеше тораклы булдыИке яшь кеше тораклы булды
Ике яшь кеше тораклы булды

Бу   ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү буенча дәүләт программасы ярдәмендә тормышка ашты.  Аларны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев тапшырды. “Яшьләребезгә  иминлек телибез! Аларның тормышлары бәхетле булсын, гаилә корып, фатирларында  балаларының күңелле тавышларын ишетергә язсын! Әлеге категориядәге балалар өчен фатирларны төзекләндерүгә җаваплы карашлары өчен төзүчеләргә аерым рәхмәтемне белдерәсем килә",– диде муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев  Район үзәгенең  Ш.Сөләйманов урамында урнашкан фатир ачкычына  Олеся Денис кызы Имаметдинова ия булды. Торак алуга сертификат  Гөлфия Марат кызы Газизовага бирелде. Әйтеп үтәргә кирәк, фатирлар торак белән тәэмин итү буенча исәптә торучы ятим балаларга 18 яшь тулганнан соң бирелә. Кызлар фатирларны ачып кереп, аларның  заманча төзелгән, яхшы сыйфатлы, уңайлы һәм якты булуына сөенде.  “Йорт барлык социаль объектларга да уңайлы урнашкан. Мөстәкыйль, олы тормыш башлау өчен барлык шартлар да тудырылган. Зур тормыш юлына аяк басканда оныгым Олеся  өчен бу зур ярдәм. Район җитәкчелегенә рәхмәт”, – диде Флорида Тимашева. Чакмагышлыларга гаилә кадерен белеп, балалар тәрбияләп үстерүләрен телибез!

Ике яшь кеше тораклы булды
Ике яшь кеше тораклы булды
Ике яшь кеше тораклы булды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас