ИГЕНЧЕ
+15 °С
Облачно
Новости
27 Мая , 09:31

Изге бәйрәм белән котлап

Бүген, 27 майда, районның барлык мәчетләрендә дә Корбан гаете үтте. 

Изге бәйрәм белән котлапИзге бәйрәм белән котлап
Изге бәйрәм белән котлап

Иртәнге сәгатьттә район үзәгенең "Әдһәм-Бикә" мәченә дә байтак райондашлар җыелды. Бәйрәм чарасын  шушы мәчетнең имам хатыйбы Дилшод хәзрәт Касыймходжаев алып барды. Ул бу көнне бирегә килүче дин кардәшләрне тәбрикләп,  бәйрәм намазын үткәрде, корбан чалу тәртибен аңлатты һәм бәйрәм вәгазен сөйләде. Үзәк мәчеттә үткән гает бәйрәмендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев та катнашты. Ул якташларны хак динебезнең шушы иң зур бәйрәменең берсе белән тәбрикләп, изге теләкләр җиткерде. Бәйрәмгә җыелучыларга мәчетнең аксакалы Фәнзил Фәттахетдин улы Кашапов та фәһемле вәгазь белән мөрәҗәгать итте. Гает бәйрәмен йомгаклап, Дилшод хәзрәт район хакимияте башлыгына һәм мәчеткә йөрүчеләргә даими ярдәмнәре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп, илебез иминлеген, махсус хәрби операция бурычларын үтәүче яугирләрнең имин-сау булып,  туган якларга Җиңү белән кайтуларын теләп дога кылды.

Изге бәйрәм белән котлап
Изге бәйрәм белән котлап
Изге бәйрәм белән котлап
Изге бәйрәм белән котлап
Изге бәйрәм белән котлап
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас