

Олы юл чатында урнашкан мәһабәт иман йортыннан тавыш көчәйткеч аша әйләнә- тирәгә яңгыраган илаһи сурәләр астында бирегә иртүк шактый дин кардәшләр җыелды. Авыл имамы Хәдис хәзрәт һәркайсын ихлас каршы алып, түргә чакырды. Халык тупланып бетүгә азан моңы яңгырады, иртәнге намаз укылды. Мөнбәрдән урын алып, имам хәзрәт вәгазь укыды. Анда яңгыраган өндәмәләр арасында хак дин тоту, изгелекле гамәлләр кылу, хезмәт урыннарында бөтен белемеңне, осталыгыңны салу мәгькуль булуы, тирә-юньдәгеләргә игьтибарлы- илтифатлы булу мөһимлеге, күмәк тырышлык белән махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклап көрәшүчеләргә, аларның янәшәбездәге гаилә әгьзаларына, якыннарына ярдәм итүебезнең Җиңү көнен якынайтуы һәм башка теләкләр, нәсихәтләр яңгырады. Муниципаль район хакимияте вәкиле -- Чакмагыш мәгьлумат үзәге директоры Фәнис Фидан улы Әмирхановның һәм урындагы биләмә хакимияте башлыгы Раушания Фәдир кызы Усмановның тәбрикләү сүзләре һәм изге теләкләре дә мәхәллә әгьзаларының күңелләренә бары сөенечле хисләр генә өстәгәндер, дип ышанасы килә. Иртәнге гыйбәдәттән соң изгелек нурлары белән күңелләре сафлыкка тулган мәхәллә әгьзалары корбан чалу, күрше- тирәне һәм якыннарын хөрмәтләү нияте белән йортларына таралды. Соңрак корбанлык итеннән әзерләнгән пылау һәм тәм-том белән хушланып, гамәл дәфтәрләрен артабан да күркәмлекләр белән баеттылар.