

Бу уникаль хәйрия һәм мәгариф проекты ел саен төрле яшьтә булган һөнәр ияләрен берләштерә. Популяр телевидение алып баручылары Марина Ким һәм Дмитрий Каретко катнашлыгындагы әңгәмәдә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстанда 2026 елны Зур һәм тату гаилә елы эгидасы астында уздыру инициативасы максатлары һәм хатын-кызлар анда нинди роль уйнавы турында сөйләде. Ул республика үсешендә хатын-кызларның мөһим ролен билгеләп үтте. «Хатын-кыз бәхете территориясе» Бөтенрусия ачык академиясе–тәҗрибә уртаклашу, социаль инициативалар турында һәм гаилә, мәгариф һәм иҗтимагый ярдәм өлкәләрендә фикер алышу мәйданчыгына әйләнде. Академия эшендә психология, мәгариф, социаль эш, иҗтимагый оешмалар өлкәсендәге экспертлар һәм илнең төрле төбәкләреннән актив кешеләр катнашты. Тулырак: алдагы санда. Әлеге масштаблы чарада безнең районнан муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, район мәгариф бүлеге началинигы урынбасары Вероника Викторовна Дәүләтова, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының социаль координаторы, Резеда Зәкәрия кызы Ильясова, Ватанны саклаучыларның һәлак булган гаиләләре җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе Гөлнара Гәрәби кызы Галимова катнашты. «Хатын-кыз бәхете территориясе» нең беренче көнендә төрле темалага эшлекле программа планлаштырылган иде. Тулырак: алдагы санда.