ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
29 Май , 13:50

Янгын сүндерү машиналарының төзеклеге тикшерелде

Янгын сүндерүчеләр өчен иң “кызу” эш чоры башланды. Быел да район үзәгенең ярминкәләр уза торган мәйданында янгын сүндерү машиналарының төзеклеген тикшерү буенча техник карау оештырылды.  

Янгын сүндерү машиналарының төзеклеге тикшерелдеЯнгын сүндерү машиналарының төзеклеге тикшерелде
Янгын сүндерү машиналарының төзеклеге тикшерелде

     Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, янгын сүндерү-коткару часте начальнигы Азат Нурихан улы Сәетов, авыл биләмәләре хакимиятләре башлыклары, янгын сүндерү командалары катнашты.       Җәйге чорда чарасыз хәлдә торып калмас өчен машиналарның, җиһазларның да техник торышының барлык таләпләргә җавап бирерлек булуы мөһим. Әлеге чарада техниканың янгын сүндерү җиһазлары белән тәэмин ителешен, машиналарның төзеклеген, тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, янгын сүндерүгә әзерлекләре тикшерелде. Смотр барышында эшләр планы билгеләнде, янгын сүндерү командаларына җәйге чорда эшләү буенча анык бурычлар куелды. Күргәзмәдә катнашкан махсус техника торышына җитәкче уңай бәя бирде, җитешсезлекләрне дә белдерде. Исегезгә төшерәбез, республикада янгынга каршы махсус режим дәвам итә. Табигатьтә, шәхси хуҗалыкларда ут белән уяу булыгыз, өйдә янгын хәбәрчеләре урнаштырыгыз. Исегездә тотыгыз: янгынны кисәтү сүндерүгә караганда җиңелрәк!

Янгын сүндерү машиналарының төзеклеге тикшерелде
Янгын сүндерү машиналарының төзеклеге тикшерелде
Янгын сүндерү машиналарының төзеклеге тикшерелде
Янгын сүндерү машиналарының төзеклеге тикшерелде
Янгын сүндерү машиналарының төзеклеге тикшерелде
Янгын сүндерү машиналарының төзеклеге тикшерелде
Янгын сүндерү машиналарының төзеклеге тикшерелде
Янгын сүндерү машиналарының төзеклеге тикшерелде
Янгын сүндерү машиналарының төзеклеге тикшерелде
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас