

Мәртәбәле кунак иң тәүдә районда гына түгел, республикабызда иң алдынгы хуҗалыкларның берсе булган “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы эшчәннәренең язгы басу эшләренә йомгак ясалган, халык бәйрәменә әверелгән сабан туенда булды. Ул хезмәт ияләрен һәм бәйрәмдә катнашучыларны ихлас йөрәктән тәбрикләп, иң изге теләкләрен җиткерде. Шактый еллар Мсәкәүдә һәм чит дәүләтләрдә яшәгән якташыбызның туган татар телендә ихлас котлаулары көчле алкышлар белән озатылды.
Артабан югары кунак сөекле әнисе Бәйнә Хаҗинур кызы туып үскән Рәҗәп авылына юл тотты. Биредә үзен озып йөрүче район җитәкчесе белән бергәләп урта мәктәптә яшь армиячеләр, укуда һәм җәмәгать эшләрендә алдынгы укучылар белән аралашты, мәктәп музеенда сөекле әнисе һәм үзенә багышланган экспонатлар белән танышты. Артабан чәй табыны артында авыл биләмәсе башлыгы Фәнүз Фәйрүз улы Сәхибгәрәев, мәктәп директоры Редик Хәмзә улы Хәкимов, педагогик коллектив әгъзалары белән эшлекле әңгәмә үткәреп, яңалыклар белән танышты, истәлекле бүләк тапшырды.
Авыл зиратында мәңгелек төяк тапкан сөекле картәнисе каберенә зыярәт кылып, Ришат Нурахман улы район үзәгенә юл тотты. Биредә ул тарихи-крайны өйрәнү музеенда булды, тарихи экспонатлар белән танышты эшчәнлеккә уңай бәя бирде, изге теләкләр җиткерде.
Гомумән, үзе дөньяга килгән, балачак эзләрен саклаган туган Чакмагыш районына чираттагы сәфәре дә быел 80 яшен билгеләгән ил агасы күңелендә якты тәэссоратлар булып уелгандыр, дип ышанасы килә.