ИГЕНЧЕ
+12 °С
Облачно
Новости
2 Июня , 10:23

Июнь аена сынамышлар

Июнь аена сынамышларИюнь аена сынамышлар
Июнь аена сынамышлар

Иртән су буйлап томан агыла икән — кояшлы яхшы һава булачак.Беренче күк күкрәү кыйбла ягыннан булса, иген уңар. Әгәр сандугач төне буе сайрый икән — икенче көнне көчле җил булачак. Июнь ае җылы булса — уңыш яхшы булачак. Июнь аенда яңгырдан соң салават күпере пәйда булса — һава торышы бик озак вакыт җылы булачак. Төнлә яшен еш булса — уңыш мул булачак. Кичен бака кычкырса, көн җылы була. Әгәр тургай үз оясын җирдә кора икән — җәй бик коры булачак, ә агачта корса — яңгырлы була. Әгәр миләш соң чәчәк ата икән — көз озын булачак. Июньдә томан еш булса — гөмбәләр күп булачак. Кояш баегач, әтәч кычкырса, көн аяз була. 1–2 июнь яңгырлы булса — ай коры килер. 3 июнь көнне яңгыр яуса — елак көзгә. 4 июнь көнне көчле томан яки чык төшсә — уңышлы ел килә. 8 июнь балыклар су өстенә чыгып уйнаса — тиз генә яңгыр яумас. 9 июнь көнне урман җилсез шауласа — яңгырга. 10 июнь — көн тыныч, җилсез булса — мул уңыш көт. 22 июнь — иң озын көн, иң кыска төн.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас