

Гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә “шәҗәрә” сүзе ыру агачы, нәселләр, гаилә тарихы дигән мәгънәне аңлата. Ул һәр гаиләдә олы хөрмәт белән кадерләп сакланыла торган документ булырга тиеш. Шушы хакта яшь буынга кече яшьтән үк сеңдереп үстерсәк, киләчәгебез якты булачагына ышанычыбыз ныклы булачак.
Безнең нарасыйларыбыз тәрбияләнгән район үзәгендә “Кояшкай” балалар бакчасының “Тамчыкайлар” төркемендә күптән түгел менә шундый тирән тәрбияви мәгънәгә ия әһәмиятле чара үтте. Тамаша үткән бүлмәне бәйрәмчә итеп бизәгәннәр: нәкъ уртада Шәҗәрә агачы урнаштырылган, ә аның яфракларында биредә тәрбияләнүче һәр баланың кыскача нәсел тарихлары урын алган. Өстәлләрдә исә һәр сабыйга үз гаилә шәҗәрәләре белән танышу мөмкинлеге тудырылган.
Әлеге дулкынландыргыч бәйрәм чарасын газизләребезнең тәрбиячесе Алия Рәшит кызы Зөбәерова ачып җибәрде. Балаларыбызны һәм килгән кунакларны – аларның әти-әниләрен, картәти-нәнәйләрен тәбрикләп, чараның максаты белән таныштырды. Күренеп тора: бай тәҗрибәгә ия, күп елларга сузылган хезмәт биографиясендә үз эшенең остасына әверелгән Алия Рәшит кызы төзегән сценарий аша буыннар бәйләнешен ныгыту, сабыйларның үз гаиләләре белән горурлык хисләрен арттыру, борынгыдан килгән гореф-гадәтләр белән таныштыру, гаилә әгъзалары арасында бер-берсенә чиксез сөю-ихтирамны тагын да көчәйтә төшү максаты аермачык чагылыш тапкан иде.
Күңелле чара барышында һәр бала үз гаилә тарихын бәян итте, әти-әниләре, картәти-нәнәйләренең уңышларын бәяләде. Һәр сабый үз туган телен чиксез яратуын дәлилләп, гаилә тарихларын туган телләрендә сөйләде. Чыгышлар көнцерт номерлары белән аралаштырып алып барылды. Сабыйлар үз һөнәрен күрсәтсә, без – әниләр, нәнәйләр дә читтә калмадык, нарасыйларыбыз сөйләгәннәргә күбрәк тарихлар өстәргә тырыштык, халык җырларын башкардык.
Бәйрәм сюрпризларсыз үтәме соң инде?! Нәкъ яшьлек елларыбызны хәтерләтеп, тальян гармун моңнарын сыздырып бүлмәгә балалар бакчасында күп еллар тәрбия бирү белән шөгыльләнгән Фидәүсә Фидай кызы Камилҗанова килеп кергәч, күңелләр күтәрелеп китте. Моң астында ул безне җырлатты да, елатты да хәтта. Бәйрәм күчтәнәче итеп Алия Рәшит кызы күпереп торган ак күмәч, пироглар алып килгән иде. Сабыйларны ул бәйрәм өстәленә чакырганда безне дә читләмәде. Чәй табыны артында күңелле әңгәмә, хатирәләр барлау дәвам итте.
Менә шундый фәһемле чараны оештырган Рәмилә Наил кызы Шакирова җитәкләгән (әйткәндәй, чарада ул да катнашып, һәммәбезгә дә хөрмәт-ихтирам сүзләрен җиткерде) “Кояшкай” балалар бакчасы җитәкчелегенә, Тамчыкайлар төркеме җитәкчесе Алия Рәшит кызы Зөбәерова белән аның ярдәмчесе Алия Фигать кызы Фәхретдиновага, чараны музыкаль яктан бизәгән Фидәүсә Фидау кызы Камилҗановага ихлас йөрәкләрдән зур рәхмәт җиткерәсе, эшләрендә гел уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телисе килә.