

Чакмагыш Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче «Вивьен» коллективы кызлары жюри һәм тамашачылар хөкеменә «Заман» һәм «Туган як» коллекцияләрен тәкъдим иттеләр. Жюри әгъзалары ике коллекцияне дә югары бәһалады һәм Iнче дәрәҗә лауреат исемен бирде. Коллектив составын талантлы укучылар – Диана Тимергалина, Элина Кәримова, Алия Фәрхетдинова, Чулпан Зиннәтуллина, Нурия Шәймөхәммәтова тәшкил итә. Iнче дәрәҗәдәге ике диплом – конкурста катнашучыларның талантының, аларның ныклы дисциплиналылыгының һәм югары педагогик осталыкның искиткеч нәтиҗәсе. Балалар сәнгать мәктәбе җитәкчелеге тәрбияләнүче кызларны һәм аларның талантлы остазы – коллектив җитәкчесе Зөһрә Рамил кызы Мәгалимованы чын күңелдән котлый! Коллективка яңа иҗади биеклекләр һәм илһам телибез.