ИГЕНЧЕ
+13 °С
Дождь
Новости
4 Июня , 05:44

Гимназиядә җәйге каникул кызыклы үтә

Чакмагыш гимназиясендә җәйнең тәүге көне – 1 июньдә “Балачак иле” көндезге мәктәп яны лагере үз ишекләрен ачты.

Гимназиядә җәйге каникул кызыклы үтәГимназиядә җәйге каникул кызыклы үтә
Гимназиядә җәйге каникул кызыклы үтә

 Әлеге лагерьнең начальнигы Алия Фәһим кызы Әхмәтҗанова сөйләвенчә, биредә 300 баланың  җәйге яллары файдалы һәм күңелле үтсен өчен бик күп спорт,  интеллектуаль, патриотик, иҗадый  һәм  юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, янгын хәвефсезлеге һәм сәламәтлекне саклау буенча чаралар үткәрү планлаштырылган.            Бүген лагерьдә күзлекләр көне үтте. Шулай ук биредә күңелле стартлар, флешмоб та үткәрелде.  Көн саен төрле темаларга “түгәрәк” ләр дәресләре үтә.  “Орленок-эколог”  трегын тормышка ашыру кысаларында искиткеч чара – мәктәп территориясендә имән үсентеләрен  утырту чарасы да балалар күңеленә хуш килде. Укучылар анда зур теләк белән катнаштылар һәм тирә-як мохитне яшелләндерүгә һәм   яхшыртуга үз өлешләрен кертергә әзер булуын күрсәттеләр. Агач утырту – күңел ачу гына түгел, ә табигатьне саклауга һәм экологияне яхшыртуга мөһим адым булды.   Бу хакта тулырак – киләсе санда.

Гимназиядә җәйге каникул кызыклы үтә
Гимназиядә җәйге каникул кызыклы үтә
Гимназиядә җәйге каникул кызыклы үтә
Гимназиядә җәйге каникул кызыклы үтә
Гимназиядә җәйге каникул кызыклы үтә
Гимназиядә җәйге каникул кызыклы үтә
Гимназиядә җәйге каникул кызыклы үтә
Гимназиядә җәйге каникул кызыклы үтә
Гимназиядә җәйге каникул кызыклы үтә
Гимназиядә җәйге каникул кызыклы үтә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас