

Сындырган укларын ташларга ашыкмагыз - алардан икмәккә ягып ашар өчен һәм ризыкка кушар өчен паста эшләргә мөмкин. Аны төрле өстәмәләр: май, майонез, сыр яки башка ингредиентлар белән әзерләргә була. Укларны агып торган салкын су астында яхшылап юып корытыгыз. 3-4 см озынлыктагы кисәкләргә кисегез. Ит тарткыч аша үткәрегез яки кухня комбайнында паста хәленә җиткәнче ваклагыз. Паста әзерләү өчен яшь уклар куллану яхшырак. Әгәр артык җитлеккән уклар булса, кайнар суда тиз генә пешекләп алырга була. 1. Үсемлек мае белән паста. Ингредиентлар: сарымсак уклары-400 г; тоз-тәме буенча; үсемлек мае-70 мл Сарымсак измәсенә тоз кушыгыз, болгатыгыз, май салыгыз һәм яңадан болгатыгыз. Пастаны капкачлы чиста банкага салыгыз. Суыткычта ике атнадан да озаграк сакламагыз. 2. Майонезлы паста. Ингредиентлар: сарымсак уклары-450 г; майонез — 2 а.к..; тоз-тәме буенча; кара борыч-тәме буенча. Майонез, тоз һәм борыч өстәп, яхшылап болгатыгыз. Әзер пастаны капкачлы чиста банкаларга салыгыз һәм суыткычка куегыз. Мондый паста суыткычта 5-7 көн саклана. 3. Сырлы паста. Ингредиентлар: сарымсак уклары-200 г; сливочный сыр-100 г; тоз-тәме буенча. Изелган сарымсак массасына сыр һәм тоз өстәгез, тагын бер тапкыр блендер белән эшкәртегез яки бертөрле масса булганчы яхшылап болгатыгыз. Катнашманы стерильләштерелгән банкага салыгыз, капкач белән ябыгыз һәм, ингредиентлар бер-берсенең тәмен сеңдерсен өчен, 10 сәгатькә суыткычка куегыз. Сливочный сыр урынына каймак кушылган эремчек кулланырга була-тәме йомшаграк булачак.