ИГЕНЧЕ
+16 °С
Ясно
Новости
9 Июня , 08:56

Фирдүс Тямаев «Россия 1» телеканалында татарча җырлап кайткан

Танылган татар артисты Фирдүс Тямаев «Россия 1» телеканалында Андрей Малахов алып барган «Күңелдән чыккан җырлар» тапшыруын гөрләтеп, татарча җырлап кайта!Төшерүләр якынча алты сәгать дәвам иткән.

Фирдүс Тямаев «Россия 1» телеканалында татарча җырлап кайтканФирдүс Тямаев «Россия 1» телеканалында татарча җырлап кайткан
Фирдүс Тямаев «Россия 1» телеканалында татарча җырлап кайткан

Артист үзенең иҗатын шәп итеп тәкъдим итә: «Сандугач» (русча һәм татарча), «Алдама» җырының бер куплеты яңгырады. Вакыт җитмәү сәбәпле, гармун астында «Тала-тала»ны җырлап өлгермәсә дә, тамашачылар «Калинка»ны ишетте. Фирдүс әйтүенчә, барысы да бик матур һәм күңелле үткән. Ул Андрей Малаховка, кунакларга Нурлат бүләкләрен, милли чәкчәкләр тапшырган. Фирдүсне бөтенрусия яраткан тапшыруда уңышлы катнашуы белән чын күңелдән котлыйбыз! Дәвамлы булсын, «Беренче», «Россия» каналларында Фирдүс кебек татар җырчыларын ешрак күрсәтсеннәр! Сүз уңаеннан, 3 ай элек әлеге тапшыруда Малаховка татар түбәтәе кидерткән икән. Тагын кайсы татар җырчылары булды әле бу тапшыруда? Чыганак: https://vk.com/wall-97160844_76289

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас