ИГЕНЧЕ
+16 °С
Облачно
Новости
10 Июня , 13:01

Район үзәген тагын да ямьләндереп

  Чакмагышта “Сәламәтлек сукмагы” төзекләндерелә     

Район үзәген тагын да ямьләндерепРайон үзәген тагын да ямьләндереп
Район үзәген тагын да ямьләндереп

         Район үзәге Чакмагышта автовокзалдан дәваханәгә кадәр «Сәламәтлек сукмагын» төзекләндерү буенча эшләр башланды. Әлеге объект  «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру”  федераль проекты кысаларында узган елгы онлайн тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайланды.            “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” – ул  “Бердәм Русия” партиясе халыкчан  программасы тарафыннан РФ Төзелеш министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла торган федераль проект. Ул ишегалларын һәм иҗтимагый киңлекләрне (парклар, скверлар, яр буйларын) киң колачлы яңартуга юнәлдерелгән. Аның төп үзенчәлеге – халыкны төзекләндерү объектларын сайлауга актив җәлеп итү.               Район үзәгендә  күп кенә иҗтимагый киңлекләр – Тынычлык аллеясы, Хезмәт даны скверы, Җиңү паркына яңартылган керү урыны, скейт-мәйданчык һәм башкалар  шушы федераль проект  ярдәмендә барлыкка килде. Соңгы җиде елда проектны тормышка ашырганнан соң  авылыбызның ничек үзгәрүен, ямьләнүен  күрәбез.        

Район үзәген тагын да ямьләндереп
Район үзәген тагын да ямьләндереп
Район үзәген тагын да ямьләндереп
Район үзәген тагын да ямьләндереп
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас