ИГЕНЧЕ
+17 °С
Дождь
Новости
15 Июня , 09:51

Розалардагы тля: аннан котылуның берничә сыналган ысулы

Тля - бакчачылар җәй буена очратырга мөмкин булган корткыч.

Розалардагы тля: аннан котылуның берничә сыналган ысулыРозалардагы тля: аннан котылуның берничә сыналган ысулы
Розалардагы тля: аннан котылуның берничә сыналган ысулы

Розаларда ешрак яшел розан тләсе тарала. Алар яфралардан сок суыралар.,нәтиҗәдә яфраклар бөтерелә,бутоннар деформацияләнә.үсемлек үсешен туктата. Розаларның декоративлыгы нык кими, чәчәк куагы хәтта үләргә дә мөмкин. Үсемлекләрдә корткычларның таралуы өчен төп җаваплылык кырмыскаларда ята. Бу бөҗәкләр арасында үзара файдалы ныклы бәйләнеш бар, шуңа күрә бетләр белән генә көрәшеп аны җиңеп булмый — бер үк вакытта кырмыскаларны да юк итәргә кирәк. Бетләргә каршы көрәшнең халык ысуллары. Иң гади ысул - бөҗәкләрне перчатки киеп җыю. Бетне шлангтан су белән юарга мөмкин. Үсемлекләрне берничә көн рәттән юарга кирәк, чөнки кырмыскалар аларны яңадан өскә мендерергә тырышачаклар. Механик чистартуны һәм су сибүне бергә алып барырга мөмкин. Әгәр халык чараларына мөрәҗәгать итсәк, алар розаларга исле эремәләр сиптерүгә кайтып кала һәм үсемлекләрне бөҗәкләр туклануы өчен яраксыз итә. Иң киң таралган ысул-сабын эремәсе белән сиптерү. Моның өчен хуҗалык сабынын алалар, 1 л суга 4-5 кашык сабынны кырып салалар һәм эретәләр. Розаларга тәмәке тузаны, суган кабыгы һәм сарымсак төнәтмәләре сиптерергә мөмкин. Мондый эремәләрне әзерләү өчен пропорцияләр түбәндәгечә:: 0,5 стакан тәмәке тузаны, 1 л су. 2-3 көн төнәтергә һәм сөзеп сиптерергә; 200 г суган кабыгы, 10 л су. 5 көн төнәтергә; 200 г вакланган сарымсак, 2 л кайнар су. Сарымсакка су салырга, суынганчы көтәргә. 1:5 нисбәтендә су белән сыекларга һәм сиптерергә. Куаклар нык зарарланган очракта эшкәртүне биологик препаратлар – Фитоверм, Актофит, яки химик препаратлар — карбофос, актара, Фуфан белән эшкәртергә туры килә. Профилактик чара буларак розалар кырына бәрхет чәчкәләре утыртырга мөмкин -розан бете бәрхет чәчәкнең үзенчәлекле, кискен исен яратмый. Бер үк вакытта кырмыскалар белән көрәшергә кирәк, чөнки алар бетне яңа участокларга күчерә. Моның өчен горчица порошогы, көл кулланырга яки кырмыска ояларына горчица кушып кайнар су сибәргә мөмкин.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас