

Бүген “Торатау” Конгресс-холлында V Медиафорум үз эшен башлады. Бер мәйданга дәүләт һәм муниципаль киңкүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм журналистлары, хәрби хәбәрчеләр һәм заманча медиа өлкәсендәге экспертлар җыелды. Форум спикерлары арасында — Русия Санлы үсеш министрлыгының Вакытлы матбугат һәм китап индустриясенә дәүләт ярдәме департаменты директоры урынбасары Светлана Дзюбинская, Русия Журналистлар берлеге секретаре Роман Серебряный, Донецк Халык Республикасы башлыгының матбугат секретаре Алена Алексеева, Донецк Халык Республикасының атказанган журналисты һәм хәрби хәбәрче Александр Гриценко, Запорожье өлкәсе Журналистлар берлеге рәисе Анна Москалец, медиаэксперт Андрей Афанасьев, Башкортстанның Гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры Марат Мәрданов, МХОда катнашучылар һәм журналистлар, шулай ук МАХ үсеше буенча “Диалог” АНО эксперты Радик Гәрәев. Чарада берничә тематик мәйданчык эшләде. "Барысы да Җиңү өчен!" мәйданчыгында Башкортостан башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров катнашлыгында махсус хәрби операция шартларында журналистлар эшчәнлеге, патриотик тәрбия һәм тарихи хәтерне саклау турында фикер алыштылар. Мәгълүмат хәвефсезлеге буенча мәйданчыкта сүз яшьләрне Интернеттагы деструктив йогынтыдан яклау, экстремизмга каршы тору һәм заманча мәгълүмат янаулары турында барды. Аерым секцияне ясалма интеллекта багышладылар. Экспертлар яңа технологияләрнең контент булдырырга, мәгълүмат белән эшләргә һәм аудитория белән хезмәттәшлек итәргә ничек ярдәм итүе турында сөйләде.