

Юам. Суын саркыткач, бераз җәеп җилләткәч, махсус поддонда туңдыргычта катырам. Шулай итсәң, вакуумлаганда җиләкләр сытылмый, суы чыкмый. Аннан вакуум пакетларына вакуумлап, туңдыргычка урнаштырам. Кыш көне ачып, свежий килеш кенә ашап та була, чәйгә салсаң, җәй исләре чыга. Һәм үземнең бер фишка: мондый җир җиләгеннән бәлеш бик тәмле була. Элек мин ул бәлешне мүк җиләгеннән пешерә идем, җир җиләге белән эксперимент уңышлы булып, алай эшләгәндә тагын да тәмлерәк килеп чыгуын аңладым. Сметанник ясаганда, камыр өстенә шушы җиләкне җәеп, өстенә сметаналы катнашманы агызсаң (анда крахмал кушарга онытмагыз), җиләк аерым катлам эчлек булып кала. Бик-бик тәмле бәлеш килеп чыга. Чыганак: https://vk.com/tatartoday