ИГЕНЧЕ
+11 °С
Ясно
Новости
27 Июня , 16:10

Алар – районыбызның киләчәге һәм бүгенгесе

Һәр елны июнь аеның ахыргы шимбәсендә ил Президентының 2023 елдагы карары белән илебездә иң якты һәм күркәм бәйрәмнең берсе – Яшьләр көне билгеләнә. Быел ул 27 июньгә туры килде.

Алар – районыбызның киләчәге һәм бүгенгесеАлар – районыбызның киләчәге һәм бүгенгесе
Алар – районыбызның киләчәге һәм бүгенгесе

Шушы уңайдан район үзәгенең Гаилә ялы паркында күләмле чара үтте. Аның барышында якташларны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев тәбрикләп, җирлегебезнең иң алдынгы яшьләренә район хакимияте башлыгы стипендияләрен, районда яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга керткән шәхси өлешләре өчен оешма-учреждениеләренең яшь хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Бәйрәм тантанасында шулай ук югары кунак – Башкортстан Республикасы сәүдә һәм хезмәтләр министрының беренче урынбасары Василий Таболин да катнашып, Чакмагыш районы яшьләрен тәбрикләде. Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов һәм Альберт Рәүф улы Локмановның стипендияләренә лаек булган актив яшьләр дә билгеләнде. Байтак еллар дәвам иткән күркәм традиция буенча, Яшьләр көнендә балалар коляскалары конкурсы да үтте. Бу бәйгедә җиңүчеләрне котлап, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова бүләкләр тапшырды. Моннан тыш, чара дәвамында бәйрәм үткән мәйданда күргәзмәләр эшләде, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм район оешма-учреждениеләре хезмәткәрләре алып барган башка юнәлештәге осталык сәгатьләре оештырылды. Теләүчеләр Яшьләр көненә багышланган фотозонада шушы ямьле бәйрәм истәлеге булачак фотосурәтләргә төштеләр. Бәйрәмне Чакмагыш гимназиясенең модалар театры яшь иҗатчылары, сәнгать сөюче яшьләр чыгышлары бизәде. Аны районның Беренчеләр хәрәкәтенең райондагы бүлеге белгече Томила Алтынбаева һәм районыбызның һәм Беренчеләр хәрәкәтенең иң актив яшьләренең берсе Денис Макулов алып барды. Чара Башкортстан эстрадасының популяр яшь җырчысы Baby Ti чыгышы белән тәмамланды. Бу хактагы тулырак язма белән "Игенче" гәзитендә танышып булачак.

Алар – районыбызның киләчәге һәм бүгенгесе
Алар – районыбызның киләчәге һәм бүгенгесе
Алар – районыбызның киләчәге һәм бүгенгесе
Алар – районыбызның киләчәге һәм бүгенгесе
Алар – районыбызның киләчәге һәм бүгенгесе
Алар – районыбызның киләчәге һәм бүгенгесе
Алар – районыбызның киләчәге һәм бүгенгесе
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас